Башкортстанда Русия Президентын сайлауда тавыш бирү өчен сайлау бюллетеньнәрен әзерләү башланды. Русия Үзәк сайлау комиссиясе карарына ярашлы, төбәк өчен 3 миллион 68 мең 66 данә бюллетень басыла. КОИБлар өчен махсус рәвештә 348 900 данә әзерләү күзаллана.
Гадәттәгечә, бюллетеньнәр өч телдә басыла: 2 миллилон 966сы – рус, 6348 300е – башкорт һәм 186 800е – татар телендә. Һәр бюллетеньдә рус телендә дә текст булырга тиеш, дип ачыклык керттеләр республика Үзәк сайлау комиссиясендә.
Бюллетеньнең саклагычы берничә элементтан тора: бер ягында – яшел төстәге саклагыч челтәр, уң яктагы почмакта – махсус марка. Моннан тыш, анда участок сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавышка ия әгъзаларының ике култамгасы һәм комиссиянең мөһере куела. Шундый элементлары булмаган бюллетень санаганда исәпкә алынмый.
Сайлау бюллетеньнәрен эшәртү комплексларын кулланган очракта саклагыч челтәр, махсус марка сайлау бюллетененең икенче ягына ябыштырыла. Бөтен бюллетеньнәр дә тавыш бирү башланганчы тутырылырга тиеш.
Илдә Русия Президентын сайлауда тавыш бирү өчен барлыгы 111 миллион 425 мең 443 бюллетень әзерләнә.