Юл газабы – гүр газабы, ди халык. Чыннан да, ул начар икән, әллә кая китеп булмый
Бай тарихлы Исмәгыйль авылы матур табигать кочагында: тау итәгендә, инешләр кушылган җирдә урнашкан. Суы тәмле, җире уңдырышлы, аннары шәһәргә якын булуы белән дә ул биредә төпләнергә теләүчеләрне үзенә җәлеп итә. Ләкин...
Юллар, юллар: җәен чокыр, кышын кар...
Менә шул юл мәсьәләсен хәл итеп булмасмы дип, исмәгыйльлеләр зур җыен үткәрде. Аңа кадәр авыл хакимияте вәкилләре, депутат Эльмире Айтнембетова һәм староста Рима Шәмсетдинова аңлату эше алып бардылар, анкеталар таратып, халыкның фикерен белделәр. Кемдер авыл клубын яңартырга кирәк дип уйласа, икенче берәү чүп контейнерлары урнаштыруны кирәк тапкан. Әмма күпчелекне авылга кереп Колхоз урамы буйлап сузылган юл торышы борчый, ул йөрмәслек хәлгә килгән.
– Урамнарны төзекләндерү белән беренче ел гына шөгыльләнмибез, – диде җыенда Тузлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Ләлә Харисова. – 2012 һәм 2017 елларда республика бюджетыннан бүленгән акчага ике күперне юнәттек, 2016 елда Елга арты урамын төзекләндердек, урамнарны яктырту мәсьәләсен хәл иттек, халык көче белән тимердән зират коймасы коелды.
Ә Тузлыкуш һәм Ирек авылларында урындагы башлангычларны яклау программасы кысаларында 1618 метр озынлыкта суүткәргеч яңартылды.
Исмәгыйльлеләргә дә бу программага кушылырга кирәк, диде ул, басым ясап.
Битараф булмаган 77 кеше Колхоз урамындагы машина юлын яхшыртырга кирәк, дигән тәкъдим өчен тавыш бирде. Теркәлгән һәм дачасы булган һәркемнән меңәр сумнан акча җыярга килештеләр. Проектның бәясе 800 мең сум, шуның 90 мең сумы халыктан җыелса, шулкадәр үк Бәләбәй муниципаль районы хакимияте өстәячәк. Исмәгыйльлеләр спонсорлар ярдәменә дә өметләнә. Район советы депутаты Урал Нәбиуллин да авыл халкы башлангычын якларга вәгъдә итте.
Биш кешедән торган башлап йөрү төркеме рәисе итеп Эльмире Айтнембетова сайланды.
Исмәгыйль халкы – бердәм, ярдәмчел, туган нигезенә тугры. Ниятләре тормышка ашар, дип ышанабыз.
Лена Юлаева, җәмәгать хәбәрчесе.