Игезәк улларын тәрбияләргә, иң шаян, иң тиктормас классны “йөгәнләргә”, Голландия гаиләсе белән Бәләбәйдә танышып, аларның чакыруы буенча Нидерландларга ике бала белән кунакка барырга... Айгал Лабуткина тормышында каршылыкларны җиңел җиңә кебек.
Айгөл Лабуткина, “БелЗАН” җәмгыяте генераль дирекциясенең идаралык аппараты тәрҗемәчесе, мәгариф тармагында унҗиде ел эшләгәннән соң производствога килә, һәм бу аның өчен кыю адым була. Ул, заводта тәрҗемәче вазыйфасы барлыкка килгәч, тел тәҗрибәсе ярыйсы тупланган булса да, әңгәмәләшүгә килергә нык куркуы турында сөйли. Тик ул авырлыклар алдында югалып кала торганнардан түгел.
Яңа бурычлары белән танышырга вакыты булмый – ике атнадан “АвтоВАЗ-Рено-Ниссан” альянс сыйфаты буенча директорның килүе көтелә. Тиз арада яңа тәрҗемәчегә һәр цехның эше белән танышырга, технологик процесс нечкәлекләренә төшенергә туры клә.
– Безнең бүлек белгечләре техник документацияне тәрҗемә итә, чит ил фирмалары белән языша, делегацияләрне завод территориясендә, предприятие җитәкчелеген чит илләрдә узган күргәзмәләрдә, форумнарда озатып йөри, – дип сөйли Айгөл Шамил кызы. – Техник тәрҗемә өчен тел белү генә җитми, производство циклын, безнең очракта, цехка килгән тимерчыбыктан алып әзер продукция чыкканга кадәр, барысын белергә кирәк.
Хезмәттәшләренең ярдәме зур була. Регина Гарифуллина техник терминнар “дөньясын” үзләштерергә ярдәм итә, ә Елена Төхбәтуллина – уңышка омтылырга, үз көчеңә ышанырга.
Ачык күңелле, ихлас булуы, һәр яңалыкны кабул итәргә әзерлеге – яхшы тәрҗемәче өчен кирәк сыйфатлар. Гаиләсенең аңлап каравы да мөһим, бу җәһәттән Айгөл Лабуткинаның барсы да тәрптиптә. “Өч ир узаманы – ире Алексей һәм уллары Роман белән Родион, әти-әнисе – ныклы таянычы.