Барлык яңалыклар
Новости
18 март 2018, 21:42

Сайлау. 9 сәгать

Бәләбәй районы территориясендә 62 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү 8 сәгатьтә башланды һәм 20 сәгатькә кадәр барачак.Сайлау участоклары сайлаучыларны кабул итүгә әзер. Хәвефсезлек максатында һәр участокта эчке эшләр бүлеге вәкилләре кизүдә тора. Барлык участоклар да техник чаралар, янгынга каршы корылма белән җиһазландырылган, стационар телефон бәйләнеше куелган, резерв электр белән тәэмин итү каралган.33 сайлау участогында видеокамералар куелган, дүрт участокта – сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары.

Бәләбәй районы территориясендә 62 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү 8 сәгатьтә башланды һәм 20 сәгатькә кадәр барачак.
Сайлау участоклары сайлаучыларны кабул итүгә әзер. Хәвефсезлек максатында һәр участокта эчке эшләр бүлеге вәкилләре кизүдә тора. Барлык участоклар да техник чаралар, янгынга каршы корылма белән җиһазландырылган, стационар телефон бәйләнеше куелган, резерв электр белән тәэмин итү каралган.
33 сайлау участогында видеокамералар куелган, дүрт участокта – сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары.
***
1203 нче сайлау участогы (Бәләбәй шәһәре, Горохов урамы, 28) эшен “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге бинасында башлады.
Ачылуга ук 10 сайлаучы килде. Гимн яңгырады, участок рәисе Илдус Разетдинов сайлаучыларны конституция белән ныгытылган хокукларыннан файдаланырга чакырды.
Беренче булып бюллетенен ике бала атасы, янгын сүндерүче булып эшләүче Рөстәм Ситдиков төшерде. Президент сайлау бик мөһим һәм җаваплы дип исәпли ул. Бүгенге көн аның гаиләсенең киләчәге өчен хәлиткеч булачак.
Иртән үк сайлау участогына тавыш бирергә ирле-хатынлы Людмила белән Рамил Ганиевлар килгән. Алар хаклы ялда. Гаилә багажлары – дүрт бала һәм дүрт онык. Төрле дәрәҗәдәге сайлауларга да йөриләр.
Белешмә: участокта 2309 сайлаучы.
Участок сайлау комиссиясе сайлаучылары өчен бүләкләр әзерләгән – “Акчарлак”, “Реченька” иҗади коллективлары концертларына билетлар һәм спорт-савыктыру комплексына биш мәртәбә баруга купоннар.
Мондый билетларны йөзенче, өч йөзенче һәм биш йөзенче сайлаучы алачак.
Моннан тыш, сәгать 10да биредә “Самовар янында” милли кунакханәсе ишекләрен ачачак. 12 сәгатьтән – “Ветеран” иҗади коллективы башкаруында җырлар тыңлый, ә 15 сәгатьтән “Күңелем язы” концертында була алалар.
***
1203 нче участокта (Бәләбәй, Горохов урамы, 28) ачылыр вакытка җәмәгать палатасыннан күзәтүчеләр килгән иде инде. Бу Александр Буйлов белән Владимир Яковлев. Аларның бурычы – участок сайлау комиссиясе хәбәр иткән мәгълүматларны теркәү, тавыш биргән сайлаучыларның исәбен алып бару, хәлгә бәя бирү.
– Күзәтүчедән төрле кагыйдә бозуларны искәртү өчен барысын да эшли белү таләп ителә, комиссия тарафыннан тупас хаталар җибәрүгә юл куймау, комиссияләрнең, сайлауда катнашучыларның, сайлаучыларның закон нигезендә каралган тавыш бирү һәм тавышларны исәпләү процедурасын күзәтү, – дип аңлатма бирде Владимир Яковлев.
– Ачылыр алдыннан безгә буш урналар күрсәттеләр, күз алдында аларга пломба куйдылар, сайлаучыларның исемлеге белән таныштырдылар. Барсы да тәртиптә, – дип өстәде Александр Буйлов.
Читайте нас: