Исегезгә төшерәбез, 2017 ел ахырында сөт продуктлары җитештерүдә дөнья лидерларының берсе булган концерн Бәләбәй сөт комбинатының мажоритар акцияләр пакетын алды.
Хезмәткәрләр алдында “Нерал” компанияләр төркеме президенты, Бәләбәй сөт комбинанатының директорлар советы рәисе Эрнст Исаев, Savencia Fromage Dairy Көнчыгыш Европа” регионы директоры Пьер Даверон, Savencia Русия компаниясенең генераль директоры Даниэль Миколайчак, Бәләбәй сөт комбинатының генераль директоры Евгений Линкевич чыгыш ясадылар.
– Безнең алда зур бурыч тора: беренчедән, гамәлдәге сыр җитештерү производствосын камилләштерү, икенчедән, яңа технологик линияләр ачу. Быел ел азагында ук без йомшак сырларның беренче сынау партиясен алырга, ә киләсе ел азагына аларны җитештерү буенча яңа цехны файдалануга тапшырырга тиешбез. Бу чынында завод эчендә завод булачак, һәм безгә яңа эш урыннары ачу мөмкинлеген бирәчәк, – дип билгеләде Евгений Тадеевич.
Ул хезмәт коллективы әгъзаларын гамәлдәге социаль программалар сакланачак, Европа компаниясе белән хезмәттәшлек – ул яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгу, дип ышандырды.
Очрашуда катнашучыларга дөньяның 30 илендә структур подразделениеләре булган концернның эшчәнлеге турында фильм күрсәтелде. Әлеге зур җитештерүчеләр гаиләсенә хәзер Бәләбәй сөт комбинаты да керде.