18 мартта Бәләбәй шәһәре һәм Приют поселок советы шәһәр биләмәләрендә, “2018-2022 елларда заманча шәһәр мохитен булдыру” программасына ярашлы, быел беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле җәмәгать территорияләре проектлары буенча рейтинглы тавыш бирү узды.
Муниципаль район хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү һәм табигатьне саклау бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 2018 елда төзекләндерү өчен рейтинглы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча түбәндәге объектлар билгеләнгән: Бәләбәй шәһәрендә – “Шәһәр буасы”, “Үзәк Мәдәният сарае” учреждениесе артындагы территория, Сәламәтлек сукмагы, Коммунистик урамында җәяүлеләр зонасы.
Приют поселогында – Тынычлык бульварында җәяүлеләр зонасы, Комсомол урамында җәяүлеләр зонасы, Пролетар урамында җәяүлеләр зонасы.
Дизайн-проектлар белән шәһәр биләмәләре сайтларында махсус “Шәһәр мохите” (“Городская среда”) бүлегендә танышырга мөмкин.