Моннан тыш, Бәләбәй шәһәр биләмәсе территориясендә, урындагы башлангычларга нигезләнеп, ихата территорияләрен төзекләндерү проектлары гамәлгә ашырылачак (“Башкорт ихатас ы”). 15 февральдән 13 мартка кадәр бу программа буенча проектлар сайлауда катнашуга гаризалар кабул ителде.
Җәмәгать комиссиясе карары белән төзекләндерү өчен түбәндәге ихата территорияләре сайлап алынган: М.Г. Әмиров урамы, 4/1, 4/2; Кызыл урам, 132/1; Войков урамы, 103; Интернациональ, 134; Тукай, 79; Интернациональ урамы, 118.