Шәһәр биләмәсе хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, быел түбәндәге күпфатирлы йортларның ихата территорияләрен төзекләндерергә ниятләнә: Революционерлар урамы, 2 һәм 6; В.И. Ленин исемендәге урам, 17; Интернациональ,130 һәм 132; Революционерлар,10 һәм 16; М. Г. Әмиров урамы, 8-8/1 һәм 10. Әлегә бу объектлар буенча проект-смета документациясе эшләнгән һәм смета бәясенең дөреслеген тикшерү өчен “Башкортстан Республикасы дәүләт экспертизасы идарәлеге”на җибәрелгән.
Шулай ук быел 18 мартта рейтинглы тавыш бирү барышында билгеләнгән җәмәгать территорияләрен төзекләндерү проектлары эшләнә. Бүгенгә Шәһәр буасында памп-трек, Сәламәтлек сукмагында спорт корылмалары кую, Коммунистик урамында җәяүлеләр зонасын ремонтлау проектлары әзер. Федераль һәм республика субсидияләре килү белән эшләрне башкаруга тиешле тендерлар игълан ителәчәк.
Үзәк Мәдәният сарае артындагы территорияне төзек-
ләндерү буенча проект эшләнеп бетеп килә, аңа ярашлы, бу урынны яшелләндерү, парк фонарьлары кую нияте бар.