Ниһаять, республиканың башкаласында халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак!
Мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Башкортстанда татар халык шагыйре Габдулла Тукайга иң яхшы һәйкәл проектын булдыруга конкурс игълан ителде. Һәйкәлне кую урыны итеп Уфа “Нур” дәүләт татар театры бинасы алдындагы мәйдан билгеләнгән.
Авторларга конкурста катнашуга заявкаларны, проектлар, график материалларны һ. б. 2018 елның 1 июленнән дә соңга калмыйча Русия рәссамнар берлегенең төбәк бүлекчәсенә (Уфа шәһәре, Октябрь урамы,148) тапшырырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: (347) 284-42-47.