Район аграрийлары язгы чәчүгә әзерләнә
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында тракторлар, тагылмалар, йөк транспорты техник тикшерүгә әзерләнгән.
480 тонна ягулык, майлау материалларының 250 тоннасы кайтарылган. Әле район буенча 162 тонна минераль ашлама бар. Элиталы авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары сатып алына.
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән хәбәр итүләренчә, “Слак”, “Чулпан” җәмгыятьләре, Исмәгыйль Хөснетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы басу эшләренә бүгеннән чыгарга әзер.