Барлык яңалыклар
Новости
17 апрель 2018, 16:15

Афәрин, Илдус!

Безнең егетләр кайда гына яшәсәләр һәм эшләсәләр дә тырышлыклары, төпле хезмәтләре белән сөендереп кенә торалар. Шушы көннәрдә якташыбыз филология фәннәре кандидаты, шагыйрь Башкортстан дәүләт университеты мөгаллиме,“Тулпар” журналының җаваплы секретаре Илдус Фазлетдинов төзегән зур хезмәт – “Башкортстан татарлары фольклоры. Риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр” томы китап буларак дөнья күрде. – Китапны нәшер итүдә ярдәм күрсәткән һәркемгә зур рәхмәт! Томның фәнни мөхәррире, остазым, күренекле фольклорчы, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әхмәт ага Сөләймановның якты истәлеге алдында баш иям, – дип, шатлыгы белән уртаклаша Илдус Камил улы “Классташлар” төркемендә.Котлыйбыз! Китапны кулга алу бәхетенә ирешергә язсын!

Безнең егетләр кайда гына яшәсәләр һәм эшләсәләр дә тырышлыклары, төпле хезмәтләре белән сөендереп кенә торалар.
Шушы көннәрдә якташыбыз филология фәннәре кандидаты, шагыйрь Башкортстан дәүләт университеты мөгаллиме,“Тулпар” журналының җаваплы секретаре Илдус Фазлетдинов төзегән зур хезмәт – “Башкортстан татарлары фольклоры. Риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр” томы китап буларак дөнья күрде.
– Китапны нәшер итүдә ярдәм күрсәткән һәркемгә зур рәхмәт! Томның фәнни мөхәррире, остазым, күренекле фольклорчы, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әхмәт ага Сөләймановның якты истәлеге алдында баш иям, – дип, шатлыгы белән уртаклаша Илдус Камил улы “Классташлар” төркемендә.
Котлыйбыз! Китапны кулга алу бәхетенә ирешергә язсын!
Читайте нас: