Барлык яңалыклар
Новости
17 апрель 2018, 16:17

Мәтәүбаш статистиканы раслый

Бу зур булмаган авылда җиде озын гомерле кеше яши, аларның барсын да авылдашлары ярата һәм ихтирам итә

Бу зур булмаган авылда җиде озын гомерле кеше яши, аларның барсын да авылдашлары ярата һәм ихтирам итә
Гөлнара Мурзина
Мәтәүбш авылында озын гомерлеләр саны елдан-ел арта. Элеккечә, йөз яшьлек Сәвия Насхетдин кызы Фазылҗанова “рекорд” тота, 2017 елның ноябрендә ул гомеренең икенче гасырын башлады.
– Аның бертуган сеңлесе, Кәнзия Насретдин кызы Гыйлфанова да калышмый, – дип соклануын белдерә авыл ветераннары турында редакциягә язып җибәргән авыл китапханәчесе хезмәткәре Альбина Галимова. – Ел башында без аны туксан яшь тулу уңае белән котладык.Илебездә ирләргә караганда хатыннарның озаграк яшәве турында статистик мәгълүматларны безнең зур булмаган авыл да раслый. Әлеге вакытта озын гомерле алты әби һәм бер бабай яши.
Күптән түгел тагын бер озын гомерле әбекәйгә – Гөлчирә Хафиз кызы Биккининага туксан яшь тулды.
Аны Мәтәүбаш авыл советы биләмәсе хакимияте вәкилләре котладылар, Гөлчирә Хафиз кызына хезмәте өчен рәхмәт йөзеннән РФ Президентының котлау открыткасын тапшырдылар.
Олы яшьтә булуга карамастан, Гөлчирә апа әле шат күңелле, дәрт-дәрманлы.
– Безнең бүгенге әбиләребез һәм аларның әниләре барсын да: ачлык та, ялангачлык та кичергән. Соңгы икмәкне фронтка озатканнар, басуда эшләгәннәр, йортлар салганнар, балалар үстергәннәр. Һәм ни генә димәсеннәр, еллар үзенекен итә. Картлык – шатлык түгел дип, юкка гына әйтмиләрдер. Ә ул шатлык булсын өчен, картлар турында без, аларның якыннары һәм туганнары хәстәрлек күререгә тиешбез, – дип хатын тәмамлый Альбина Әмир кызы.
Читайте нас: