Татар иҗтимагый үзәгенең Бәләбәй бүлекчәсе советының чираттагы киңәйтелгән утырышы узды.
Алты елда эшләнгән эш турында кыскача доклад белән Совет рәисе Флүр Яһудин чыгыш ясады. Аннары ул ТИҮ Уставына ярашлы вәкаләтләр срогы тәмамлануга бәйле һәм сәламәтлек торышы буенча җәмәгать башлангычындагы вазыйфасыннан бушату турында гариза белән мөрәҗәгать итте.
Флүр Фәрит улы ТИҮ рәисе вазыйфасына урынбасары Рөстәм Хәмитовны тәкъдим итте. Ул аны, яхшы оештыру сәләтенә һәм кешеләр белән җитәкчелек итү тәҗрибәсенә ия буларак, яшь өметле җәмәгать эшлеклесе итеп характерлады.
Үзәк советы Ф. Ф. Яһудинның вазыйфасыннан бушату турындагы гаризасын канәгатьләндерергә һәм рәис итеп Рөстәм Камил улын сайларга карар итте.
Утырышта катнашучылар яңа җитәкчегә, яшь активистларны җәлеп итеп, иҗтимагый үзәк эшен җанландыруын теләделәр.