Борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар язны кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуңа күрә карлар эреп, җирләр кипкәч, табигать кышкы йокыдан уянгач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясаганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар Балалар бергәләшеп өйдән-өйгә йөргәннәр, ризык җыйганнар. Ә аннары су буенамы, болынгамы барып, җыйган ризыклардан ботка пешергәннәр, уеннар уйнаганнар.
Ботка пешкәч, бергә утырып сыйланганнар. Җирдә тынычлык булсын, уңышлар мул булып үссен дип, беренче кашык ботка җиргә бирелгән. Икенче порция – суга, су җирдә бар тереклекне сакласын өчен. Өченчесе – кояшлы көннәр күп булсын, вакытында яңгырлар яусын дип – күккә, ә инде дүртенче кашык – яз китергән өчен каргаларга булган!
Бәләбәй шәһәре 36нчы “Ал чәчкә” балалар бакчасының урта һәм өлкән төркемнәренә йөрүче балалар да , җиргә яз килүенә, кара каргалар кайтуына шатланып, тәрбияче апалары белән бик күңелле итеп, “Карга боткасы” бәйрәме уздырдылар. Балаларның халкыбызның күркәм йолаларын белеп үсүләре бер сөендерсә, туган телләрен өйрәнүләре аеруча шатландырды.
Өсләренә милли киемнәр кигән калфаклы кызлардан, чигүле түбәтәйле малайлардан күзләрне алып булмады. Ә алар исә рус телендә генә түгел, туган татар һәм башкорт телләрендә дә шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, бәйрәмгә килгән әти-әниләрен дә шаккатырды. Балалар нәкъ, элеккечә, гармун тотып, өйдән-өйгә йөреп, ризык җыйдылар. Хуҗалар, илләребез тыныч булсын, уңышлар күкрәп үссен дип, матур теләкләр тели-тели, йомыркасын да, маен-сөтен дә, ярмасын да, шатланып, кәрзиннәренә тутырды. Балалар әби белән бабайны да үзләре белән ботка пешерергә, болынга алып барды. Зурлар учак ягып ботка пешергән арада балалар күңел ачты, җырга-биюгә осталыкларын күрсәтте. Башкорт халкының – “келәм тукучы кызлар” , татар кызларының чиләкләр белән биюләрен дә биеде алар. “Тирмә” – башкорт, “Түбәтәй” татар уеннарын уйнап, нинди күңелле уеннар барлыгын искә төшерделәр. Милли киемнәрен киеп кунакка килгән чуваш балалары чувашча җыр җырлап хәйран калдырды.
Ә күңелле бию көенә бар балалар биергә төшкәч, әби белән бабай да, залда утырган әти-әниләр дә аларга кушылды. Тәмле исләрен таратып, менә ботка да пешеп чыкты. Әлбәттә, нәкъ йоладагыча, аның тәүге порцияләре җиргә, суга, күккә һәм каргаларга бирелде. Уйнап арыган кызлар-малайлар боткадан, сый-нигъмәттән авыз итте.
Балаларны “Карга боткасы” бәйрәме белән котларга шәһәрнең “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы вәкилләре дә килде. Оешма җитәкчесе Галия Әхмәтшина:
– Балалар, бәйрәм безгә бик ошады, сез җырга-биюгә дә бик оста, туган телләрне дә өйрәнәсез, рәхмәт сезгә, – диде һәм нәниләр өчен республикада татар телендә чыгучы бик матур “Әллүки” журналларын бүләк итте.
Балалар үзләре дә, килгән ата-аналар да бәйрәмнән канәгать калды.
– Без алар шулай бергә татарча җырлар җырларлар, шигырьләр сөйләрләр дип көтмәгән идек, тәрбиячеләргә рәхмәт. Өлкәннәрнең уртак фикере шундый булды.
Чарага Эвелинаның әтисе Илдар белән әнисе Альбина, картәнисе Регина килгәннәр.
– Бик ошады, асылыбызга кайтабыз, кызыбызның монда татарча сөйләшергә, җырларга, биергә өйрәнүенә шатбыз. Югыйсә үзебез телебезне онытып барабыз, – ди әти кеше.
Картәни Рәзилә Игебаева да оныгы Тимурның бу балалар бакчасына йөрүенә, татарча өйрәнүенә сөенеп бетә алмый. “Шатланып карап утырдым, шулай дәвам итә күрсеннәр”, – ди ул.
Балалар быел гына, ата-аналарның гаризалары буенча, үз туган телләрен өйрәнә башлаганнар. Балалар бакчасы мөдире ? Татьяна Владимировна Гогричианиның алга карап эш итүе нәтиҗәсендә “Башкорт, татар, чуваш халыкларының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, йолаларын өйрәнү” түгәрәге оештырылган. Занятиеләр атнасына бер мәртәбә 30 - 40 минут үткәрелә. Тәрбиячеләр Зөлфия Әгъзамова белән Гөлнара Гаязова – татар, Зөһрә Әхмәтова – башкорт, Светлана Егорова чуваш халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштыру белән, балаларны ана телләрендә җырларга, шигырьләр сөйләргә дә өйрәтәләр.
– Балалар, хәтта рус балалары да, татарча мультфильмнарны бик яратып карыйлар, аларга Габдулла Тукай әкиятләре (мультфильмнар) бик ошый, – ди әлеге чараны оештыручы тәрбияче Зөлфия Әгъзамова.
Нинди матур башлангыч, ул башка балалар бакчаларында да оештырылсын, халыкларыбызның күркәм традицияләрен, туган телләрен өйрәнеп, балаларыбыз әхлакый тәрбия алып үссеннәр иде.