Барлык яңалыклар
Новости
24 апрель 2018, 16:57

Яши-яши, эшли-эшли тәҗрибә туплана

Башта әйтеп китик: педагогика ул – уку-укыту һәм тәрбия турында фән. Уку-укыту, белем бирү процессында кешене формалаштыруның закончалыкларын ача.

Башта әйтеп китик: педагогика ул – уку-укыту һәм тәрбия турында фән. Уку-укыту, белем бирү процессында кешене формалаштыруның закончалыкларын ача.
Бәләбәй педагогик уку йорты педагогия училищесы дип аталган чагында педагогика фәненең барлык бүлекләре бер дәреслекккә (китапка) тупланган иде). Хәзер аның кайбер бүлекләре мөстәкыйль (модуль) булып яши. Алар педагогикага кереш булып өйрәнелә. Әйтик, бер курста “Башлангыч сыйныфларда уку-укытуны оештыруның теоретик нигезләре өйрәнелә. Соңрак “Башлангыч сыйныф укытучысы нинди булырга тиеш?” дигән сорауга җавап алына. Аннан соң сыйныф җитәкчесенең вазифалары турында белем бирелә. Һәм, ниһаять, педагогиканың тулы курсы башлана.Бу фәнне укыту процессында, табигый, төрле, шул исәптән тел турында да сораулар туа.
Тел ачылу дигән тотрыклы сүзтезмә бар. Ул ана телендә кайбер сүзләрне әйтергә тырыша башлау һәм әйтү була. Кеше алтыга кадәр телен ача, алтмышка кадәр – акылын дигән мәкаль дә бар. Халык белеп әйткән: бала алтыга кадәр телен ача. Халык әйтсә –хак әйтә.
Бер класска мин ”Баланың теле нинди телдә ачылырга тиеш?” дигән сорау бирдем. Ни гаҗәп: бердәм рәвештә рус телендә дип җавап бирделәр. Ә бит төркемдә 5-6 төрле милләт вәкиле укый. Баланың теле әби-бабай, әти-әни телендә ачылырга тиеш бит. Туган телдә баланың теле ачылуы ата-анага чиксез шатлдык китиерә. Гаиләдә җанлылык башлана: улыбыз яки кызыбыз фәлән сүзне әйтте, дип сөенәләр. Димәк, нәсел дә дәвам итәчәк, аларның эшләрен дәвам итүче булачак.
И. Әмирханның китабыннан укыйм: “Адәм баласы дөньяга үз теләге белән килмәсә дә, җиргә ул үзенең яшәү программасы белән килә. Моның өчен аңа билгеле бер озынлыкта гомер бирелә. Ата-ана, уку йортлары аның гомер программасын ачарга тырышсын. Бик күп эш төрләре турыдан-туры туган тел белән бәйләнгән”.
Кызганычка каршы, бүгенге белем-тәрбия системасы кешенең гомер программасын ача алмый, генетик мирасын тулысынча файдалана алмый. Моның объектив һәм субъектив сәбәпләре бар.
Ярар, баланың теле нинди телдә ачылырга тиеш? дигән идек. Сүз дә юк, ана телендә! Бала белән даими сөйләшергә кирәк. Аңлыймы ул, юкмы. Баланың сөйләшүенә иярмичә, авазларны ачык итеп әйтергә. Сөйләргә, көйләргә кирәк. Шулай бала туган теленең системасын әкренләп үзләштерә. Үзе дә сүзләр ясый башлый. Тоткыч, кискеч, сөрткеч, боргыч һ.б.ш.
Сораулар куя: нигә чикерткә, ул сикерә бит, сикерткә дияргә кирәк.Соңрак бала икенче тел системасы белән таныша башлый. Икенче тел системасы рус теле була. Бала балалар бакчасына килә. Тәрбиячеләр бу баланы аңларга тиешләр. Акыллы тәрбияче моны аңлый. Мин, мәсәлән, улым Фидан белән өйдә һәрвакыт татарча рәсемле китаплар укыдым. Шулай ул ике телне җиңел үзләштерде.
Туган тел тәрбия чыганагы да бит. Туган телне саклауда, алга таба өйрәнүдә балалар әдәбияты, газета-журналлар, радио-телевидение ярдәм итә. Туган тел кешенең бер генә була. Ул кешене туган җиренә беркетә, патриотлык шулай тәрбияләнә. Бала ике телне дә бер дәрәҗәдә үзләштерсен. Аның өчен ике телдә дә даими аралашырга, китаплар укырга кирәк. Бу мөмкин дим мин. Мин моны үземнең тәрбиямнән чыгып әйтәм. Һәр телнең үзенең сөйләшү темалары бар. Хәзер илебездә туган телләрне, милли гореф-гадәтләрне өйрәтүгә игътибар артты кебек. Иң мөһиме: тәрбия- укыту эшендә формализм булмасын.
Илсөяр Рәшитова. Бәләбәй гуманитар-техник көллият укытучысы.
Читайте нас: