Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель 2018, 19:07

Тукай мәңге халык хәтерендә!

26 апрель – халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көне

26 апрель – халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көне
Зәйфә Салихова
Шагыйрьнең туган көне – шигърият һәм халыкның аңа булган кайнар сөю бәйрәме ул. Бу көннәрдә шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә аңа багышлап кичәләр, шигырь бәйрәмнәре уза. Ә Бәләбәй Үзәк китапханәсендә Тукай укулары үтте. Анда шәһәр һәм районның татар теле һәм әдәбияты укытылучы сигез белем бирү учреждениесеннән укучылар катнашты.
Укуларда катнашучыларны китапханә залында “Ачык китап” (мәктәп-интернат укучылары эше), Габдулла Тукай портреты (16 нчы мәктәп укучысы Ирина Шәрәфетдинова рәсеме) каршы алды.
Китапханәнең әйдәүче китапханәчесе Рәсимә Сәлимова белән 1 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Ганиева катнашучыларны Габдулла Тукай дөньясына сәяхәткә чакырды. Шагыйрьнең җиңел булмаган кыска гомере турында бәян сәнгатьле укучылар конкурсында җиңүчеләрнең шигырь укуы белән үрелеп барды. Мәктәп-интернат укучылары шагыйрьнең “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен сәхнәләштереп күрсәтте. Ә Камилла Арсланова, Алия Ногыманова (татар гимназиясе), Инзил Ишмөхәмәтов, Ирина Шәрәфетдинова (16нчы мәктәп) үзләре язган шигырьләрен укып ишеттерделәр. Шагыйрьнең сүзләренә бик матур җырлар язылган. Татар гимназиясе кызлары Диана Нартдинова, Эльвина Шайгарданова, Лилия Курманкаева “Туган авыл” җырын башкарсалар, мәктәп-интернаттан Альберт Курмаев “Бала белән Күбәләк”не җырлады. Матур итеп эшләнгән презентация (Илина Шәймөхәмәтова,15нче мәктәп), Г.Тукайга һәйкәлләр турында виртуаль хикәя (Ринат Ситдиков, 1 нче мәктәп) чараның эчтәлеген тагын да баетты.
Балалар һәр яклап оста: Тукай укуларына төрле материаллардан үз куллары белән таң калырлык иҗади эшләр ясап алып килгәннәр. Авторлар исәбендә: Алина Асфандиярова, Айдар Әхмәтов (5 нче мәктәп), Наилә Ганиева (Ермолкино), Илназ Мөхәмәтҗанов (Мәтәүбаш), Илина Шәймөхәмәтова (15 нчы мәктәп) һ.б. Жюри хөкеменә рәсемнәр, стена газеталары да куелды. Барлык эшләр дә тырышып, фантазия белән башкарылган. Тукай укулары иҗади конкурсы җиңүчеләре мактау грамоталарына һәм рәхмәт хатларына лаек булды.
Чара Юлия Ванюшина башкаруында “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Читайте нас: