Барлык яңалыклар
Новости
11 Май 2018, 12:22

Баш иябез бөек ул елларга...

Бәләбәйдә Бөек Җиңү көнен киң колачлы, тантаналы һәм истә калырлык итеп билгеләделәр

Бәләбәйдә Бөек Җиңү көнен киң колачлы, тантаналы һәм истә калырлык итеп билгеләделәр
Иртәдән үк шәһәр урамнарында халык диңгезе кайнады. Кояшлы, җылы көн илебезнең төп бәйрәме – Җиңү көненә арналган тантаналы чараларга аерым бер кәеф өстәде. “Ватанны саклаучыларга” Җиңү мемориалы мәйданына төрле яшьтәге вәкилләр җыелды, күпләр бирегә гаиләләре, балалары һәм оныклары белән килде.
Римма Солтанова
Тантана веноклар салудан башланды. БР Бәләбәй муниципаль район советы, муниципаль район хакимияте, Бәләбәй шәһәр биләмәсе хакимияте, район ветераннар советы, барлык яшәүчеләр исеменнән чәчәк кәрзиннәре белән процессия “Яугир-җиңүчегә” һәйкәленә, Советлар Союзы Геройлары һәм Дан ордены кавалерлары сыннарына юнәлде. Шулай ук веноклар һәм чәчәкләр Мәңгелек ут алдына һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган бәләбәйлеләр исемлеге теркәлгән Хәтер диварына, локаль сугышларда һәм кораллы низагларда һәлак булганнар истәлегенә монументка, “Тыл эшчәннәренә” истәлек стеласына салынды. Бәйрәм дәвамында Бөек Җиңүнең ничек яулануын искә төшерүче дулкынландыргыч җыр-көйләр яңгырады.
Мәйданда тынлык урнаша. Үз гомерләре бәрабәренә Туган ил азат-
лыгын һәм бәйсезлеген саклап калганнарны, Җир йөзендә тынычлык яулаганнарны искә алып, бер минут тынлык игълан ителә. Гүя бу мәлнең тантаналылыгын аңлагандай, бәйрәм чарасында катнашкан иң кечкенә балалар да тын кала. Ак төстәге дистәләрчә шарлар һавага күтәрелә.
Исәннәр белән бер сафта
“Үлемсез полк” Бөтенрусия акциясе кысаларында бәйрәмчә йөреш, көтелгәнчә, иң дулкынландырганы булды. Аның максаты – безнең ата-бабаларыбыз – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл эшчәннәре турында хәтерне һәм буыннар бәйләнешен саклау.
Быел гражданлык-илсөярлек акциясендә бәләбәйлеләр тагын да күбрәк катнашты. Халык агымы шәһәрнең үзәк урамнарын күмеп, Җиңү мәйданына юнәлде. Колонналарда мәктәп укучылары, яшьләр, урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр, туганнарының – Бөек Ватан сугышы солдатларының фотосурәтләрен тотып, иңгә- иң куеп бардылар. Бәләбәйнең “Үлемсез
полк”ын “Бөркет” яшьләр хәрби-патриотик клубы, Бәләбәй шәһәр скаутлары ассоциациясе, “Юнармия” хәрби-патриотик хәрәкәте тәрбияләнүчеләре әйдәде.
“Ватанны саклаучыларга” мемориалы биләмәсенә үлемсез “Җиңү көне” җыры астында илсөярлек акциясендә катнашучы меңнәрчә кешелек колонна килгәндә ирексездән күпләрнең күзләрендә яшь күренде.
Бу көнне бик күп шәһәр кешеләре чиркәүләргә һәм мәчетләргә барды, фронтларда һәм тылда Бөек Җиңүне якынайткан туганнары һәм якыннары рухына догалар укытты.
Һәр тыныч көн өчен
Сигезенче ел Русия һәм якын чит илләр шәһәрләрендә “Җиңү рекорды” Халыкара спорт-илсөярлек акциясе уздырыла. Аның асылы Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң узган һәр тыныч көн өчен катнашучыларның коллектив белән һәм берничә мәртәбә сыгылу күнегүен (отжимание) ясавыннан гыйбарәт. 2018 елның 9 маена бу сан 26 663 көн тәшкил итте.
Җиңү мәйданында Җиңү көнендә төрле яшьтәге ир-егетләр отжиматься итте. Акциядә катнашучылар үз өлгеләрендә Бәләбәйдә сәламәт яшәү рәвеше яклыларның күп булуын күрсәтте. Без ихтыяр көче һәм бердәмлек кебек төшенчәләрне онытмадык. Нәкъ шушы сыйфатлары аркасында безнең батыр ата-бабаларыбыз үз гомерләрендә иң төп яуда – Бөек Ватан сугышында җиңгәннәр дә инде.
– “Җиңү рекорды” акциясендә өченче ел катнашам. Мотор төзелеше гаскәрләрендә хезмәт иттем. Солдатта өйрәнгәннәр онытылмый. Минем белән оныгым Алим да бу күнегүне ясады. Балаларга һәм оныкларга сәламәт яшәү үрнәге күрсәтүне бурычым дип саныйм, – дип уртаклашты өлкән буын вәкиле Әхмәт Әхмәдиев.
Спорт-патриотик акциясендә катнашучыларны якларга җыелган тамашачылар өч яшьлек Сережа Ивановның әтисе белән отжиматься иткәнен елмаеп күзәтте. Улларына лаеклы өлге күрсәтүче мондый ирләр безнең шәһәрдә аз түгел.
Җиңү көнендә бәләбәйлеләрне бай мәдәни -күңел ачу программасы көтте. Шәһәрнең сәүдә предприятиеләре бәйрәмдә катнашучыларны шашлык, камыр ризыклары, солдат буткасы белән каршы алды.
Кич белән Бөтенрусия хәтер вахтасын “Хәтер шәме” яшьләр акциясе дәвам итте – һәлак булсалар да, рәхмәтле буыннар йөрәгендә исән булып яшәүчеләр хөрмәтенә “Ватанны саклаучыларга” мемориалында йөзләрчә шәмнәр кабынды.
Фронтовикка хат
“Бәләбәй хәбәрләре” газетасы редакциясе “Фронтовикка хат” акциясенә кушылган районда яшүчеләргә рәхмәтле. 9 майда җиңүче яугирләргә адресланган өчпочмаклы фронт хатларын безнең газетага язылу оештырылган палаткага алып килделәр. Бәйрәм көнне басмага язылганнарга аерым рәхмәт.
Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар районның бөтен авылларында, Приют поселогында узды.
Җиңү көненә арналган материаллар һәм фотолар белән газетаның сайтында да (rbsmi.ru/belizv_t, vk.com/belizv) танышырга мөмкин.
Читайте нас: