Бәләбәй татар гимназиясе базасында узган VI нчы «Тукай моңнары» республика фестиваленең муниципаль этабы янә халкыбызның яраткан шагыйре Габдулла Тукайның үлемсез иҗаты белән очраштырды
Күркәм традициягә әйләнгән бу зур, матур чара шагыйрьнең шигырьләрен, әкиятләрен күңелдә яңарта; укучыларның сәнгатьле итеп шигырь сөйләү осталыгының елдан-ел арта баруын күрсәтә.
Быелгы фестиваль-конкурс аеруча җанлы, матур үтте, катнашучылар саны да күбрәк булды. Ике этапта узган чараның беренчесе үзе ике өлештән торды. “Тукай – төрле телләрдә” өлешендә сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе, башкорт гимназия-интернаты укучылары, шәһәрнең 15 нче, 17 нче, 1нче, 2 нче; Приют поселогының 5 нче, 16 нчы, 5 нче мәктәп филиалы – 4 нче; Баженово, Мәтәүбаш авыл мәктәпләреннән килгән балалар Тукай шигырьләрен төрле (татар, башкорт, рус, инглиз, мари) телләрдә сөйләп, жюри әгъзаларын да, залда утырганнарны да әсир иттеләр. Жюрига иң яхшы сөйләүчеләрне ачыклау бер дә җиңел булмады – балалар барсы да конкурс таләпләрен җиренә җиткереп үтәде: тавышлары матур, дикцияләре әйбәт, үзләрен сәхнәдә иркен тоталар, чөнки шигырьләрен яхшы итеп ятлап килгәннәр, өс-башлары чәчкә кебек. Аларның барсының да исем-шәрифләрен саный китсәм, газета битендә урын да җитмәс иде.
Беренче этапның икенче өлешендә конкурста катнашучылар Тукайның әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтеп, театр уйнау осталыгына да ия булуларына ышандырды. Татар гимназиясе укучыларының әдәби композициясе шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү булса, Приютның 16 нчы, 5 нче; шәһәрнең 1 нче, 15нче, 17нче; Мәтәүбаш авыл мәктәпләре командалары аның үзләре яраткан шигырьләрен, әкиятләрен сәхнәләштергән. Сәхнәдә балалар тырышлыгы белән Бала белән Күбәләкне, чылбырдагы этне, кызыклы шәкертне, Шүрәлене, Су анасын күрү кызык һәм мавыктыргыч булды.
“Гамьле дөнья” дип аталган икенче этапта укучылар төбәк шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сөйләп ишеттерде. Алар Рәми Гарипов, Камил Фазлый, Зәйфә Салихова иҗатына мөрәҗә-
гать иткәннәр. Бу өлештә дә образга кереп, сәнгатьле, хисле итеп сөйләп, жюриның югары бәясенә, залда утыручыларның гөрләтеп кул чабуларына лаек булдылар яшь нәфис сүз осталары.
Җиңүчеләргә жюри әгъзаларының дипломнар, рәхмәт хатлары тапшыруы, килгән кунакларның чыгышлары, татар гимназиясе укучыларының җыр-биюләре, сәхнә бизәлеше, мәгариф идарәсе методисты Светлана Гәрәеваның рәхмәт сүзе, гимназия ашханәсендә төшке аш белән сыйлану, барыбыз бергә “Туган тел” җырын башкару – болар барсы да чараның эчтәлегенә чагу бизәкләр өстәде, Тукай көне, Шигырь көне булып хәтердә калды ул.
Иң шатландырганы,балалар Габдулла Тукай иҗатын белә, шигырьләрен яттан сөйли. Димәк, сөекле шагыйребезнең исеме гасырларда мәңге яңгыраячак.