Бәләбәй шәһәрендә республикада Гаилә елы уңаеннан узган тирән эчтәлекле, җырлы-моңлы “Исемең матур, кемнәр куйган” дип аталган әдәби-музыкаль кичә янә халкыбызның сокланып туймаслык зирәк акыллы, иҗади күңелле, талантлы булуына инандырды
Яз һәм наз, кочаклашу-күрешүләр, елмаю һәм дуслык, моң һәм гамь, гаилә һәм буыннар бәйләнеше, ихтирам һәм мәхәббәт, дин һәм мәгыйшәт, туган тел һәм сүз көче, чәчәкләр һәм бүләкләр… Күңелләргә яктылык өстәгән, матур яшәү теләген көчәйткән чарада болар барысы бер гөлләмәгә тупланып, һәркем җанына иман нурлары булып иңде. Ул халкыбызның иң күркәм йолаларының берсенә – исем кушуга, исемнең кеше тормышындагы роленә һәм Бәләбәй шәһәре һәм районындагы иң күркәм гаиләләргә багышланды. Чара тамашачылар соравы буенча икенче мәртәбә оештырылды, бу юлы ул яңа исемнәр, яңа табышлар белән баетылды.
Бәйрәм кунаклар белән күңелле
Чарага башкаладан мәртәбәле кунаклар килде. Алар: Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы- Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте Советы рәисе, медицина фәннәре кандидаты Римма Үтәшева; Башкортстанның бала хокуклары буенча вәкиле Милана Скоробогатова; Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте Советы рәисе урынбасары, филология фәннәре кандидаты, доцент Альбина Хәлиуллина; Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт, социаль мөнәсәбәтләр министрлыгы вәкиле Әлфия Таһирова, Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм. Шулай ук Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасарлары Ихсан Бәдретдинов, Виктор Смородин, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятенең Бәләбәй бүлеге җитәкчесе Артур Садыйков, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятенең Бәләбәй бүлеге җитәкчесе урынбасары, “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге директоры урынбасары Илдус Разетдинов.
Башкортстанның төрле төбәкләрендә эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы әгъзалары бер-берсе белән даими бәйләнеш тота, дустанә яши. Бу юлы безгә Салават һәм Туймазы шәһәрләреннән “Ак калфак” кызларының кунакка килүе шатлык өстенә шатлык булды. Алар әле кичә барышында матур җырлар да бүләк итте.
Әлбәттә, кичә башында тәүге сүз хуҗаларга – Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары Ихсан Әхсән улына бирелде. Ул хакимият башлыгы Азат Сәхәбиев исеменнән кунакларны сәламләде, милли-мәдәни мөхтәрият башкарган күркәм эшләр җәһәтеннән Римма Үтәшевага рәхмәтләрен җиткерде.
Римма ханым сүз алып, халкыбызның борынгыдан килгән күркәм гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, рухи һәм гаилә кыйммәтләрен, газиз туган телебезне күз карасыдай сакларга кирәклегенә басым ясады.
Исемең матур, кемнәр куйган?..
Бала елау тавышы белән башланып киткән әдәби өлештә (алып баручылар Галия Әхмәтшина, Илдус Хабибрахманов) тамашачыларны менә шушы мөһим темага сөйләшергә, фикер алышырга, уйланырга чакырды да инде.
“Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” Бөтенрусия татар җырын башкаручылар конкурсы лауреаты Хәмит Дәүләтхуҗинның гармунда үзе уйнап, татар халык җыры “Рәйхан”ны башкаруы кичәнең максатын ачык белдерде.
Авыл капка төбендә күңелле: күрше-күлән оныгы туу уңаеннан картәни белән картәтине котлый, яңа туган сабыйга нинди исем кушу турында сөйләшә, фикер алыша (сәхнә күренеше – “Ак калфак” оешмасы активистлары). Дәү әни, халкыбыз асылына кайта – күпләр хәзер мәгънәле исемнәр куша дисә дә, яшь җиңги: “Ә мин Рафинад дип кушар идем” , – дип тора бит әнә.
Аларга киңәшләре белән Бәләбәй тарихи мәчетенең имам-хатыйбы Илдар Галиев килә. Хәзрәтнең акыллы киңәшләрен “капка төбендәге күрше-күлән” белән бергә тамашачылар да игътибар белән тыңлады. Алай гына да түгел, Илдар Галиев мәкамле тавышы белән азан да әйтте.
Ә арабызда балаларына матур исемнәр кушып, күркәм тәрбия биреп үстергән гаиләләр бармы икән? Республикабызның төрле тарафларында, шул исәптән безнең Бәләбәй шәһәре һәм районында да җәмгыятьнең нигезе, рухи- әхлакый кыйммәтләрне, милли-гореф-гадәтләрне саклаучы нык, тату гаиләләр бар һәм бик күп алар. Чараның иң матур өлеше әнә шундый биш гаилә белән танышу булды. Алар: Бәләбәй шәһәрендә яшәүче биш бала тәрбияләүче Гөлшат белән Рамил Нартдиновлар, өч ул үстерүче Сәрбиназ белән Рөстәм Хәмитовлар, өч кыз үстерүче Нурия белән Илдар Галиевлар, олырак буыннан – районның Мәтәүбаш авылыннан Найлә белән Мәгъдән Галимуллиннар һәм ике кыз белән бер малай үстерүче Гүзәл белән Тимерхан Әхмәтовларның гаиләләре.
Һәр гаилә сәхнәдә кабатлан-
мас чәчкә гөлләмәсе булып балкыды. Әни яисә әти кеше мавыктыргыч итеп гаиләләре белән таныштырды, балаларының исемнәре нинди мәгънәгә ия булуын аңлатты. Инсафлык һәм әдәплелек, ярату һәм ихтирам, зирәк акыл һәм матур күңел үрнәге булып, тамашачы күңелендә соклану вә горурлык тойгысы уятты бу гаиләләр. Берсеннән-берсе чагу биш гаилә – биш гүзәл дөнья. Мәгънәле исемнәр сайлап, балаларына әйбәт тәрбия биргән бу гаиләләргә хаҗия, Хәдичә мәчете (шәһәрнең яңа мәчете) мөгаллимәсе Зөлфия абыстай Фәхертдинова бөтен зал исеменнән соклануын, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ә Римма ханым Үтәшева аларга Бүздәк районында булачак “Бәлешфест”ка чакыру билетлары бүләк итте. Альбина Хәлиуллина милли-мәдәни автономиянең рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды.
Исемнәр. Тарих. Шигърият. Җырлар…
Кичәнең артабангы өлешендә тамашачы исемнәрнең илебез тарихы белән дә тыгыз бәйләнгән булуын, шигърияттә киң яктыртылуын белде.
Исемле җырлар… Аларда халык язмышы, аның үткәне-кичергәннәре. Нәфисә Суфиева, Габидә Яркәева башкарган гүзәл җырлар беркемне дә битараф калдырмады. Олы буын җырчыларыбызга, аллага шөкер, лаеклы алмаш бар. “Каенкай” балалар бакчасыннан кечкенә Аделина Гәрәеваның җырлап- биюе, артистлык осталыгы, кыюлыгы, килешле итеп басулары, татар милли киемнәре бөтен тамаша залын таң калдырды, алкышларга күмде. Афәрин, Аделина! Ир-егетләр белән аккалфак-
ларның кара-каршы исемле җырлардан тезмә башкаруы да күңелле булды.
Сәхнәгә күтәрелгән “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм барчабызны мәгърифәтле-белемле, сабырлы-түземле, гыйлемле-әхлаклы булырга өндәде. Бу дөньяда гомерләребез аз булса да , милләтебез һәм халкыбызның гомере озындыр. Шуны онытмыйк, гүзәл эшләр калдырырга гайрәт итик, диде ул.
Кичә күптәнге традиция буенча, халкыбызның гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын бөтен залның басып җырлавы белән тәмамланды.