«Балкыш» татар җыр төркеменең 10 еллык юбилее уңаеннан «Тормыш дулкыннарында» отчет концерты тамашачыларны җыр-моң дулкыннарында тибрәтте
Туган телебезнең, моңы һәм җырларыбызның сәхнәдән яңгыравы, аларны үз сәхнә осталарыбызның тамашачыга җиткерүе, табигый, горурлык тойгысы тудырды. Горурланырсың да шул: тарихи мәчет имам-хатыйбы Илдар Галиевның кичәнең әйбәт үтүенә фатиха сүзе, сәхнә хуҗалары – “Балкыш” татар җыры төркеме кызларының “Хәлләрегез ничек?” җыры белән башланып киткән бай программаның беренче өлешендә, ана теленең, татар җыр сәнгатенең киләчәге барлыгына ышанычны ныгытып, балалар чыгыш ясады. Аларның матурлыгын, сәхнәдә үзләрен тотуларын, милли киемнәренең килешеп торуын сөйләп бетмәле түгел. Ә нинди талантлыүзләре! Бәләбәй татар гимназиясе каршындагы сәнгать бүлегендә шөгыльләнүче кызлар һәм малайлар укытучылары Гүзәл һәм Тимерхан Әхмәтовларның тырышлыгы белән бар яклап булдыра. Самира Ширинова, Диләрә Нартдинова, Альмир Ногыманов башкаруында җырлар; Гүзәл Әхмәтова җитәкчелегендә башлангыч класс малайларының курайчылар ансамбле чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде. Шәһәрнең 2 нче мәктәбеннән Азалия Бикмөхәмәтова да матур җыр алып килгән. “Каенкай” балалар бакчасыннан Аделина Гәрәеваның биеп җырлавы барсын таң калдырды.
Аннары кичәне өлкән сәхнә осталары дәвам итте. Җырчылар Земфира Сәйфетдинова белән Флүзә Ерастова, Эльмира Маликова, Зинил Бикмөхәмәтов, Глүсә Арсланова, Илдус Разетдинов, Гүзәл Садыйкова, Инзар Фаттахов, Эдуард Егоров, Пятилетка кунагы Зилә Булатова үз репертуарларыннан матур җырлар башкарып,тамашачы күңелен җыр-моңга баеттылар. Баянчылар төркеменең чыгыш ясавы, Энҗе Багауетдинованың өзә басып биюе, Сукырлар җәмгыяте уку-производство предприятиесе биючеләренең шаян бию бүләк итүе дә залда утыручылар күңеленә хуш килде. Җырчыларга баянда Роберт Шайхуллин уйнады, хәзер Миякә районында яшәүче элекке баянчы Газинур Шәяхмәтовның да сәхнәгә чыгуы күңелле булды.
“Урал-батыр” милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Людмила Джима, Башкортстан татарлары конгрессының урындагы бүлекчә рәисе Рәсүл Гәрәев ун еллык юбилей уңае белән сәхнә осталарына рәхмәт хатлары тапшырдылар. Әйтергә кирәк, “Балкыш” төркеме ун ел буе тамашачыларны туган телдә төрле чаралар уздыруы, яраткан җырчылары белән әледән-әле очраштырып торуы белән шатландыра. 10 ел... 12-14 кешедән торган төркем өчен шактый озын гомер бу: кич саен репетицияләргә йөрү, төрле төбәкләргә концертлар белән чыгу, әзерлек мәшәкатьләре... Сәхнә сәнгатенә, җыр-моңга гашыйк булганнарның гына кулыннан килә торган шөгыль. Төркемнең алыштыргысыз җитәкчесе, ул ук чараларны алып баручы да, Гөлсинә Вәлиева яңадан-яңа талантлар табу, аларны сәхнәгә чыгаруны максат итеп куеп, якты уй-ниятләр белән эшли. “Балкыш” киләчәктә дә сәхнәләрдә балкысын!