Башкортстанның 100 еллыгына арналган “Тарих битләре” республика фестиваль-марафоны мәдәни үсешкә көч-куәт өстәячәк
Бу көнне Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенә якташлары белән очрашырга һәм Бәләбәй районы белән танышырга килгән һәркемнең йөзендә елмаю балкыды. Милли костюмнарда һәвәскәр артистлар монда килгән һәркемне иң кадерле кунак күреп каршылады.
Филармония фойесында оештырылган экспозицияләр һәм күргәзмәләр Бәләбәй даны һәм горурлыгы булган кыйммәтләрнең бер өлеше белән генә таныштырды.
Бәйрәм концерты “Башкорт җирендә” дип аталган кереш өлештән башланды.
– Башкортстан Республикасының 100 еллыгы алдыннан Бәләбәйнең 100 мең халкы якташларын һәм “Тарих битләре” фестиваль-марафоны кунакларын ихлас сәламли! – дип игълан итте алып баручылар Сәлимә Латыйпова белән Башкортстан Республикасының атказан-
ган мәдәният хезмәткәре Олег Данилин.
Хезмәт һәм казанышлар, шатлык- югалтулар елъязмасы сәхнәдә һәм экранда күрсәтелеп барды. Тамашачылар тарихи фотоларны кызыксынып карады, алар “Илем” чуваш фольклор ансамбле, Крыловларның гаилә ансамбле, Эльмира Маликова һәм “Ләйсән” башкорт җыры, “Реченька” рус җыры ансамбльләре чыгышлары белән үрелеп барды. “Браво” яшьләр театр-студиясе башкаруында сугыш елларының аяусыз математикасы турында сәхнә күренеше чынбарлыгы белән тетрәндерде, ә “Калинка” халык биюе ансамблендә шөгыльләнүчеләр башкарган хәрби бию илсөярлек тойгысын ачык чагылдырды.
Сугыштан соңгы еллар казанышлары – ул фактлар, саннар һәм исемнәр. Һәр кайсысында бәләбәйлеләрнең фидакарь хезмәте, аларның икътисади һәм мәдәни үсешкә омтылыш-уңышлары Бәләбәй шәһәренә нигез салынуга ике йөз ел тулганда “Почет билгесе” ордены белән билгеләнгән. Экранда – бу хезмәт фотофактлары һәм шәһәр-районның почетлы гражданнарының фотолары.
Аларның башлангычы “Бәләбәй” елдам социаль-икътисади үсеш территориясе проектлары һәм планына нигез итеп алынган. Аларга, хезмәтчәннәргә һәм яугирләргә, бүген шәһәрләренә сөюләрен белдергән кызлар һәм егетләр алмашка киләчәк. Бүген сәхнәдә дәртле итеп биегән оныклар һәм туруннар аларны онытмаячак.
Менә сәхнәдә абруйлы кунаклар: БР Дәүләт җыелышы – Корылтайның Дәүләт корылышы, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Виктор Пчелинцев, БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Фиял Байтирәков, Бәләбәй районында туып-үскән РФ һәм БРның атказан-
ган сәнгать эшмәкәре, композитор Нур Даутов, Русия Дворяннар җыелышы-Татар морзалары мәҗлесенең тулы хокуклы вәкиле, меценат Зөфәр Аюпов, физика-математика фәннәре докторы профессор Тәлгать Әкрәмов һ.б. һәм БР Белокатай муниципаль районы хакимияте башлыгы Мәсгуть Миңлегалин, Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев.
Азат Альверт улы барысын дуслык һәм иҗади илһам бәйрәме белән котлады:
– Республикада яшәүче башкалар белән безне күп нәрсә берләштерә. Эшсөяр һәм күркәм традицияләре белән данлыклы бәләбәйлеләр соклангыч төбәкләре белән горурлана. Бәләбәй тарихында шәһәргә яңа сулыш биргән елдам социаль-икътисади үсеш территориясе статусы кебек, фестивальдә катнашу да безнең өчен бәһалап беткесез туганнарча аралашу тәҗрибәсе һәм мәдәни үсешкә көч-куәт бирер, дип ышанам.
Башкортстан муниципаль берәмлекләренең “Тарих битләре” республика фестиваль-марафоны штандартын БР Белокатай муниципаль районы хакимияте башлыгы Мәсгуть Миңлегалинга тапшыру һәм Денис Салиев башкаруында “Мин яратам сине, тормыш!” җыры озатуында Бәләбәй артистларының барысының бергә сәхнәгә чыгу тантанасы белән тәмамланды вакыйгаларга бай гаҗәеп көн.