Гыйнвар-февральдә “Бәләбәй хәбәрләре” район халкының яшәү сыйфатын яхшырту буенча башкарма власть органнары тарафыннан нәрсә эшләнүен укучыларга җиткергән иде.Әңгәмәләрендә муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары узган елда муниципалитет эшчәнлегенең бөтен якларын яктыртып кына калмады, 2018 елга икътисадта, социаль өлкәдә, торак-коммуналь хуҗалыкны үстерүдә һәм торак пунктларны төзекләндерүдә планнар һәм бурычлар турында да сөйләделәр.
Уйланганнан нәрсәне тормышка ашырып була, районның шәһәр һәм авыл биләмәләрендә яшәүчеләр бу җәһәттән нинди ярдәм күрсәтә?
2018 елда муниципалитетта нинди социаль проектлар һәм программалар тормышка ашырылачак?
Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Альверт улы Сәхәбиев белән әңгәмәбез шушы хакта.
Икътисад турында, резидентлар эзләү, инвестицияләр җәлеп итү турында
– 2018 елның беренче яртыеллыгы тәмамлануга якынлаша. Бүгенге сөйләшүне муниципаль бюджетны тутыруда, нәтиҗәдә, район тормышының башка өлкәләрен үстерүдә шәһәрнең сәнәгать предприятиеләренең хәлиткеч ролен исәпкә алып, аларның үсеш йомгакларыннан башлау, мөгаен, урынлы булыр.
– Быел беренче кврталда безнең сәнәгать предприятиеләре 4 миллиард 884 миллион сумлык продукция җитештерде һәм хезмәтләр күрсәтте, бу 2017 елдагыдан 0,2 процентка күбрәк. Өч айда район бюджетына 373 млн сум акча керде, бу узган елдагыдан 27 процентка артык. Бюджет чыгымнары 332 млн сум тәшкил итте, шуның 86 проценты социаль өлкәгә юнәлтелгән.
“БелЗАН” җәмгыяте предприятиеләре төркемендә, Бәләбәй сөт комбинатында, спирт-аракы заводында, “Автокомплект” заводында, “Белавтодеталь”дә, машина төзелеше заводында һәм шәһәрнең башка предприятиеләрендә җитештерү күләмнәрен саклыйбыз, яңа төр продукцияләр чыгаруны үзләштерәбез.
Моношәһәрнең икътисадын диверсификацияләү өчен муниципаль район хакимияте “Бәләбәй” елдам социаль-икътисади үсеш территориясенә яңа резидентлар җәлеп итү буенча планлы эш алып бара. Бүгенгә моношәһәрдә алты предприятие җитештерү эшчәнлеге алып бара: “АММА” НПП җәмгыяте, “БП ПЛАСТ җәмгыяте, “Бәләбәй кәгазь комбинаты” җәмгыяте, “Урал ПромТехСервис” җәмгыяте, “БИЗНО” җәмгыяте, “Регион-2” җәмгыяте. Алар 72 эш урыны булдырды, 49,5 млн сумлык инвестицияләр гамәлгә ашырылды.
– Район икътисадында авыл хуҗалыгы әһәмиятле роль уйный. Аграр тармакта эшләрне Сез ничек бәялисез?
– Быел район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында язгы чәчү кампаниясе оешканлык белән уза. Димәк, һава шартлары әйбәт булган хәлдә без үсемлекчелектә яхшы нәтиҗәләргә исәп тота алабыз. Үз ягыбыздан, авыл хужалыгы товар җитештерүчеләренә элиталы орлыклар, ягулык-майлау материаллары сатып алуда финанс ярдәм күрсәттек. Барлык финанс механизмнарны, аграрийарны яклау буенча дәүләт программаларын исәпкә алып, ел башыннан район хуҗалыклары алган субсидияләр күләме 20 млн сум тирәсе тәшкил итте.
Район республика кимәлендә лаеклы күренсен өчен, безгә халыкның, аеруча авыл халкының, икътисади активлыгын күтәрергә кирәк. Һәр авылда эшчән, башлап йөрүче кешеләр бар, әмма аларга гади булмаган икътисади шартларда үсәр өчен берләшергә кирәк. Әлегә безнең районда, бөтен республикадагы кебек, эшкә сәләтле ир-егетләр вахта ысулы белән Русиянең башка төбәкләрендә эшли. Табигый ки, халыкны эш белән биләү прроблемасын хәл итми торып, районда демографик күрсәткечләрне яхшыртып булмаячак.
Без арытаба да авыл хуҗалыгы предприятиеләрен һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм күрсәтәчәкбез, шул ук вакытта икътисадның бу өлкәсенә эре инвесторлар җәлеп итү буенча актив эш алып барачакбыз. Күптән түгел “Северная Нива Башкирия” җәмгыяте белән хемәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куелды, ул 2018-2021 елларда безнең район территориясендә 2800 баш терлеккә сөтчелек комплексы, шулай ук тәүлегенә 300 тонна сөт эшкәртү буенча предприятие төзергә ниятли. Бу инвестицион проектны тормышка ашыру 200 эш урыны булдыру мөмкинлеге бирәчәк.
– Азат Альверт улы, рәхим итеп, белем бирү оешмаларының һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту җәһәтеннән планнар белән таныштырып үтегез әле.
– Соңгы елларда безгә белем бирү оешмаларын бер сменада укуга күчерү буенча күп эшләнде. Әмма шәһәрдә ун мәктәпнең дүртесендә укыту-тәрбияләү эше ике сменада калды. Бу проблеманы хәл итәр өчен Бәләбәй индустриаль колледжы бинасын, элекке 40 нчы лицейны муниципаль милеккә тапшыру турында карар кабул ителде. 15 нче мәктәпнең берничә уку классын индустриаль колледж бинасына күчергән очракта шәһәрнең иң зур белем бирү оешмаларының берсе ике сменада уку белән хушлаша алачак.
Кызылармеец урамында 1 нче мәктәп бинасын яңарту буенча зур эш башкарылды. Безнең үтенеч белән бу мәктәп БР Мәгариф министрлыгы тарафыннан капиталь ремонтка һәм матди-техник базаны ныгытуга мохтаҗ объектлар исемлегенә кертелде. Чуваш гимназиясен капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан 22,5 млн сум акча бүлү карала. Аксаков авылында 375 урынга мәктәп төзү өчен проект-смета документациясе төзүгә әзерлек бара. Бәләбәй шәһәренең “Яңа буын” балалар-үсмерләр үзәге базасында Технопарк төзергә карар ителде. Моннан тыш, Бәләбәйдә “Техноград “Бәләбәй” яшьләр инновация үзәге ачуга федераль конкурста катнаштык. Җиңгән очракта районга 5,8 млн сум субсидия бүленәчәк, шул исәптән РФ бюджетыннан 5,1 млн сум.
Без яшьләр туган шәһәр-районнарында калсын, яшь гаиләләр саны артсын, балалар күбрәк тусын өчен тырышабыз. Нәкъ шушы максатта Бәләбәй шәһәренең Горохов урамында 150 урынга яңа балалар бакчасы төзләчәк. Ул Башкортстан Республикасының 100 еллыгына тапшырылырга тиешле 100 объект исемлегенә керә. Проект-смета документациясе әзер һәм экспертиза үтте. Әле юбилей объекты заказчысы – БР Капиталь төзелеш идарәлеге – подряд оешма билгеләүгә аукцион уздыра. Потенциаль подрядчы белән 2018 елның июнь азагында контрактка кул куелыр, дип күзаллана.
Кем белән алга барачакбыз?
– Әңгәмәне тәмамлап, район халкына нәрсә әйтергә теләр идегез?
– Иң элек, намуслы хезмәте белән районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән, кешеләрнең яшәү сыйфатын яхшыртуга, эш урыннары булдыруга юнәлтелгән проектларда һәм программаларда актив катнашкан бәләбәйлеләргә рәхмәт. Без бары тик бергә генә быелга күзаллаган планнарны гамәлгә ашыра һәм киләчәктә күбрәк эшли алабыз. Муниципалитетның көче, аның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру – муниципаль башкарма власть органнарының нәтиҗәле эшчәнлегенә, халыкның эшлекле активлыгына турыдан-туры бәйле!
Быел безне республика тормышында мөһим сәяси вакыйга көтә – БР Дәүләт Җыелышы - Корылтайга депутатлар сайлаячакбыз. 2018 елның 3 июнендә алдан тавыш бирү узды, аның нәтиҗәләре буенча республиканың югары законнар чыгару органына депутатлар сайлау өчен “Бердәм Русия” партиясеннән кандидатлар сайлап алыначак.
Быел сентябрьдә парламентның яңа составында бәләбәйлеләрнең мәнфәгатьләрен яклаячак лаеклы депутатлар сайларбыз, дип ышанам.
Римма Солтанова әңгәмәләште.
Әңгәмә кыскартып алынды, тулысынча “Белебеевския известия” газетасының сайтында ( rbsmi.ru/ belizv) укырга мөмкин.