Новости
8 Июня 2018, 06:13

Хуш, балалар бакчасы!

Муниципаль районның балалар бакчаларында бәләкәй кеше тормышында беренче тапкыр чыгарылыш баллары узды. Матур, онытылмас, кабатланмас!

Муниципаль районның балалар бакчаларында бәләкәй кеше тормышында беренче тапкыр чыгарылыш баллары узды. Матур, онытылмас, кабатланмас!
“Хуш, балалар бакчасы! Сине әле озак еллар без оныта алмабыз” – шулай җырлыйлар, укыйлар, сөйлиләр булачак мәктәп укучылары, сүзләр тактына кечкенә йөрәкләре дулкынланып тибә. Алар ни арада үсеп тә китте! Кичә генә әниләре белән җитәкләшеп балалар бакчасына килгәннәр иде – инде җылы, кунакчыл, туган йортка хушлашу сүзләре әйтер чак та җитте.
Алда чыгарылыш малайларын һәм кызларын яңа, кызыклы, мавыктыргыч дөнья көтә, әмма алар бу бәйрәмне гомер буе онытмаячак.
Читайте нас