Китапларның да язмыш-лары, кешеләрнекедәй, төрле-төрле. Ничә көн инде 50 елга якын китапханәче булып эшләгән Нәсимә ханым шул хакта уйланып йөри. Бар бәхетлеләре, бар исраф ителгәннәре... Икенчеләре турында уйласа, ул әллә нишләп, эсселе-суыклы булып китә. Кызгана ул, бик кызгана шул бәхетсез китапларны.
Сүз дә юк, аның кул астындагылары, меңәрләгән китап, журналлар кадер-хөрмәттә генә анысы. Әнә бит, китапханәченең тырыш куллары белән ничек пөхтә итеп шүр-
лекләргә тезелеп куелганнар: татарчалары бер якта, башкортчалары икенче шүрлектә, әдәби-нәфис китаплар үзенә аерым, фәнни, энциклопедик басмалар, сүзлекләр... Барысы да табып алу өчен җайлы итеп, күренеп торырлык итеп урнаштырылган. Нәсимә ханым һәр китапның диярлек кайда торганын яхшы белә.Төнлә торгызып, әйтик, Гаяз Исхакыйның “Зиндан” китабы кирәк иде дип сорасыннар, ә дигәнче табып, әйтеп бирә, валлаһи. Китапханәнең ул җитәкләген милли бүлегенә – гыйлем, нур, тарих, матурлык, яктылык сак-
лаган бу китаплар дөньясына керүләре җан рәхәте инде менә. Ә Нәсимә үзе соң, биш еллап булыр инде, эштән китәм-китәм дип йөри, әмма ләкин һаман китә алмый, шул китаплары, үз куллары белән ясаган стендлар, күренекле язучыларның портретлары бизәгән, тыйнак кына эш бүлмәсе белән һич хушлаша алмый. Ял вакытларында да сагынып бетә шул юка һәм калын, яңа һәм искерә төшкән киңәшчеләрен, сердәшләрен.
Бу бүлектә әле әллә күпме журнал-газеталар! Рәхмәт китапханә мөдиренә, рус милләтеннән булса да, хезмәткәренең үтенечен аяк астына салып таптамады – татар һәм башкорт телләрендә элек килә торган барлык вакытлы басмаларны да китапханәгә алдыруны туктатмады. Монда Башкортстанда һәм Татарстанда чыгучы барлык гәзит-журналларны да табарга, укырга була. Әйтерең бармы, хәзер бит хәтта редакция кадәр редакцияләр башка гәзит-журналларны алдырудан мәхрүм, имеш, акчаны сак тотынырга кирәк, имеш, икътисад шуны таләп итә. Песи көләрлек эшләр майтара инде кайбер эшем ияләре: имеш, электрон вариантын карарга, укырга була. Соң ул, җансыз вариант, кулга тотып, ләззәтләнеп укыган, баш-
аягың белән үз дөньясына алып чумган гәзит яки журналны алыштыра аламыни?
Нәсимә ханым кечкенәдән китапханәче булырга хыял-
ланды, мәктәпкә кергәнче үк укырга өйрәнде, китап яратты. Башлангыч классларда укыган чакта китапханәгә керү аның өчен бәхет иде. Аны китапларның күплеге хәйран калдыра, ә күзлек кигән, чәчен баш түбәсенә өеп куйган китапханәче апа тылсым иясе булып тоела. Кызның китапка тартылуын күргән китапханәче апа да яратты аны.
– Кызыма иң яхшы китапны сайлап куйдым, – дип каршы ала иде Нәсимәне.
Хыялы тормышка ашты, ничәмә еллар буена китаплардан аерылганы юк, үзләрен өф-өф итеп кенә тота, яраткан әсәрләрен кайта-кайта укый. Китап кадерен белгән укучыларын да бик ярата ул, аларга бик рәхәтләнеп ниндие кирәк, шул китапны сайлап бирә. Җаны тыныч, андыйлар аны вакытында кире кайтаралар, ертмыйлар, битләрен йолкып алмыйлар. Арада сирәк кенә җавапсыз укучылар да булгалый, андыйларның нишләптер китап-
ханәгә килмичә йөриләр. Килмиләр дигәннән... Бүген олы яшьләрдәге бер укучысын хәтеренә төшереп, моңсуланып утыра әле.
Китап җене кагылган иде ул Заһит абыйга. Җитәкче урында эшләсә дә, һәрвакыт ыспай киенеп йөргән, йөзеннән елмаю китмәгән шул абый китапханәгә йөрергә бик яратты. Югыйсә кем-кем, Нәсимә ханым хакимият тирәсендә эшләгән хезмәткәрләрнең китапханәгә йөрмәвен яхшы белә: әллә алар гади халык йөргән җиргә килүне түбәнсенү дип исәплиләр, әллә китап уку алар өчен түгел, белмәссең. Ә менә бу абый йөрде, эшләгән чакта да килде, ә инде хаклы ялга чыккач, бөтенләй ешлады. Башта иркенләп утырып алып яңа гәзит-журналларны карап, укып чыгар иде. Аннары Нәсимә ханым белән китап сайлыйлар. Үзе яраткан кайбер язучыларның әсәрләрен берничә мәртәбә алып укыды ул. Аның белән укылган әсәр буенча фикер алышуы да кызыклы булды китапханәчегә. Соңгы ике-өч елда өендәге китапханәсеннән бирегә китапларын китерә башлады. Такташның томлыкларын алып килде, Каюм Насыйрины... Муса Җәлил шигырьләрен...
– Өйдә китапларым күп, теге дөньяга китәргә җыенсам, аларны сиңа китерермен инде, кызым, – дия иде ул. – Әлегә торсыннар әле, алар белән өй эчләре ямьле, күңелле, аннары китәргә җыенмыйм да, әле бит укымаган китапларым бар, – дип көлә иде.
Тик... гыйнвар аенда булса кирәк, иң тәртипле бу укучы ай буена китапханәдә күренмәде. Башта Нәсимә ханым, олы кеше, көннәр ярыйсы ук салкын, шуңа өеннән чык-
мыйчарак торадыр дип, әллә ни илтифат итмәде. Әмма укучы Заһит февральдә дә күренмәде. Көннәрдән беркөнне район газетасының соңгы битен карап утырганда, кайгы уртаклашулар колонкасында Заһит Нургалинның вафат булуы җәһәтеннән балаларының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз дигән хәбәргә тап булып, Нәсимә ханым өнсез-телсез калды. Бу хәбәргә ышанмый да торды, әле бик матур гына йөри, бакыйлыкка күчәргә бер дә генә дә җыенмый иде ич. Ни эшләтәсең, үлем синнән-миннән сорап килми шул ул. Шулай да бик ямансу булды Нәсимә ханыма, ул бит, кара әле бигрәк оста язган да бу язучы дип, тапшырырга алып килгән китабының ничәнчедер битен ачып, укып-укып күрсәтә иде. Соңгы килгәнендә истәлек булсын дип үзенең эш өстәлендә торган берничә сувенирын да алып килгән, тагын китаплар китерергә вәгъдә иткән иде...
Нәсимә ханым, вакыт дәвалый, беркадәр кайгыларыннан арынсыннар әле дип, март азакларында гына Заһит укучысының өйләренә барырга җыенды. Аның тапшырасы өч китабы калган иде, шуларны барып аласы, якыннарының кайгыларын уртаклашасы итте ул. Үзе белән күчтәнәч тә алды.
Чакырылмаган кунакны өйдә Заһит абыйның карчыгы, улы белән килене төксе генә каршы алдылар. Нәсимә үзенең кемлеген, ни йомыш белән килүен әйтте, кайгыларын уртаклашты.
Заһит абыйсы өйдә китапларым бик күп дип сөйләсә дә, күзенә бернинди китап-фәлән чалынмавын абайлады.
– Борчуым өчен гафу итегез, мин Заһит абый китапханәдән алган китапларны алырга килгән идем, – диде Рәсимә ханым.
Карчык белән ир узаманы бер сүз дә дәшмәделәр. Ә кулларын билләренә таянган килен кеше:
– Бөтен өйне тутырып торалар иде шул китаплар дигән допотопный макулатура, слава богу, котылдык, после похорон шунда ук бөтенесен чүплеккә томырдык, сезнекеләр дә бергә очкан инде. Наконец, яңа стенка алып куйдык, матур бит, – дип, кулы белән бәллүр савытлар, нечкә билле чәркәләр тезеп куелган кыйммәтле заманча җиһазга ишарәләде.
Нәсимә ханым ничек чыгып китүен дә, китапханәгә ничек кайтып җитүен дә хәтерләми. Еш кына ул шул кадерсез китапларны күз алдына китерә дә, укучысы Заһитның рәнҗү тавышын, ә китапларның ыңгырашып сыктавын ишетә төсле.