Новости
13 Июня 2018, 08:01

15 июнь – Ураза бәйрәме

Бисмилләһир-рахмәнир-рахииим! Мөхтәрәм дин кардәшләр!Бәләбәй районы мөселманнары, республикадагы барлык дин кардәшләр кебек, Рамазан ае тәмамлануны бәйрәм итәргә җыена.

Бисмилләһир-рахмәнир-рахииим! Мөхтәрәм дин кардәшләр!
Бәләбәй районы мөселманнары, республикадагы барлык дин кардәшләр кебек, Рамазан ае тәмамлануны бәйрәм итәргә җыена.
2018 елның 15 июнендә Ураза бәйрәме шатлыгын уртаклашу өчен мәчетләргә килгәннәрнең барысын да мөхтәсибәт идарәлеге һәм шәхсән үз исемемнән изге бәйрәм, гайдел-фитыр көннәре белән котлыйм.
Бу бәйрәмдә Исламның күп гасырлык йолалары, югары әхлакый идеаллары тупланган. Ураза бәйрәме изге уразаның төп кануннарын – рухи тазарыну, тынычлыкны ярату һәм изге эшләр башкаруны гәүдәләндерә.
Барча мөселманнар мөбарәк Рамазан ае дәвамында тәравих намазларында: “Ий Раббыбыз, Сиңа гына сыенабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Барча кардәшләрне тугры юлга күндер”, – дип ялварып, Раббыбызга сыенды һәм илебезгә, якыннарыбызга ямьле, бәрәкәтле көннәр теләде.
Алдагы көннәребездә дә, шушы Рамазан аендагы шикелле, Аллаһыны истән чыгармыйча, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, чын мөселман булып, тулы иман белән яшәүләрне, киләсе рамазаннарны да күрүләрне насыйп итсә иде.
Ураза бәйрәме барыбызга да күңел тынычлыгы һәм үз көчебезгә ышаныч бүләк итсен, дәрт-дәрман һәм илһам бирсен. Барлык йортларга да җылылык һәм шатлык, изгелек, иминлек һәм тынычлык иңсен дип телим. Амин!
Фәрхать Хәмитов,
Бәләбәй районы имам-мөхтәсибе.
P.S. Бәләбәй районының барлык мәчетләрендә дә Ураза гаете иртәнге сәгать 7дә башлана.
Фитыр-сәдака күләме күпме?
Һәр гаилә әгъзасыннан – 100 сум; хәлле кешеләргә һәр гаилә әгъзасыннан – 460 сум; олы яшьтәге кешеләргә яки хроник чир аркасында ураза тота алмаучыларга фидия – һәр тотмаган көн өчен 200 сум.
Зәкәт нисәбе 213. 445. 98 сумнан һәм артыграк – 2,5% (1/40 өлеш).
Читайте нас