Барлык яңалыклар
Новости
19 июнь 2018, 19:02

Пенсия реформасы: яхшымы әллә...?

Русия Федерациясе хөкүмәте пенсия яшен арттыру турында карар кабул итте. Бу адым русиялеләргә күптөрле каршылыклы фикер тудырды.

Яңа закон проекты Министрлар кабинеты тарафыннан хупланган һәм якын арада Дәүләт думасына тикшерүгә чыгарыла.
Яңа, 2019 елдан башланачак яңа реформаның күчү чоры ярыйсы озын. Ул 2028 елда ир-атларга 65 яшьтә, 2034 елда хатын-кызларга 63 яшьтә хаклы ялга чыгу белән тәмамланачак. Яшь ел саен яртышар елга арттырылачак. Беренче арттыру 1959 елгы ирләргә һәм 1964 елгы хатын-кызларга кагыла. Алар 2020 елда пенсиягә чыга алачак, аларга 61 һәм 56 яшь булачак. Арытабан – 2022 елда 1960 елгы ирләр, 1965 елгы хатыннар пенсиягә чыга (аларга 62 һәм 57 яшь тулганда). Һәм арытаба шушы схема буенча – 2028 һәм 2034 елларга кадәр.
Пенсия яше ни өчен арттырыла?
Моңа кадәр пенсиягә ирләр 60 яшьтә һәм хатын-кызлар 55 яшьтә чыкты. Бу күрсәткечләр төбәк парламенты спикеры Константин Толкачев сүзләренә караганда, “икенче илдә һәм икенче дәвердә” билгеләнгән. Бүген исә кешеләр эш бирүчеләр һәм яшь цензының каршы килүе белән “очрашып”, озаграк эшләү активлыгын саклый. Яңа система квалификацияле кадрларны мөмкин кадәр озаграк сакларга, димәк, икътисадны һәм яшәү сыйфатын яхшыртырга булышлык итәчәк.
Премьер-министр Дмитрий Медведев пенсия – олы яшьтәге гражданнарның матди хәлен – арттыру инфляцияне узырга тиеш, дип белдерде. Бу президент куйган төп бурыч. Шуңа тормышның эш вакытын озайту икътисади проблеманы хәл итүдә мөһим звено. Пенсия түләүләре суммасы салым түләүчеләрнең өстәмә акчасы исәбенә артачак. Бу карарлар күптән өлгерде. Русия – иң соңгылардан булып Европа һәм элекке БДБ илләре арасында пенсионерларның яшь планкасын күтәргән ил.
Башкортстан Республикасының хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова:
–– Пенсия яшен әкренләп күтәрү – икътисади акланган чара. Элекке яшь – 55 һәм 60 – узган йөзьеллыкның 20 нче еллары азагында кабул ителгән, ул чакта гомер озынлыгы 43 яшь тәшкил иткән! Уртача гомер озынлыгы 73 яшькә җиткәндә, пенсия яше арту дөрес. Әле пенсионерларның күбесе хаклы ялга чыккач та эшен ташламый. Актив озын гомер һәм аңа юнәлтелгән стратегия көнүзәк темага әверелде. Яңа реформа кабул ителү белән эш бирүчеләр, предприятиеләрдә квалификацияле хезмәткәрләрне саклап, “яшьрәк” хезмәткәрләр эзләмәячәк. РФ премьер-министры кушуы буенча эшкә бер каршылыксыз урнаштыруны РФ РОструды күзәтәчәк.
Хаклы ялга чыкканнарга реформа кагылмый. Аларның пенсияләре ел саен уртача бер мең сумга артачак. Шулай ук биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән күп балалы аналарның, зарарлы һәм/йә хәвефле производствода эшләгәннәрнең, беренче төркем күз авырулары һәм хәрби травма алган инвалидлар, бала чактан инвалидлар, чернобыльлеләр һәм башка категория гражданнарның вакытыннан алда чыгу буенча пенсияләренә льготалар сакланачак. 40 һәм 45 ел эшләгәннәр (хатыннар һәм ирләр) ялга ике елга иртәрәк китәчәк.
Социаль сораштырулар күрсәткәнчә, русиялеләр яңа реформаны сагаеп кабул иткән. Яңа үзгәрешләр нәрсә китерер – анысын вакыт күрсәтер.
Белгеч аңлатмасы
Наталья Крылова, Бәләбәй районында Русия Пенсия фонды идарәлеге җитәкчесе:
– Русия – үз үзенчәлекләре булган ил. Яңалык кертелгәнгә кадәр ул Дәүләт думасы, Русиянең алдынгы икътисадчылары һәм социологлары тарафыннан тикшерелә. Пенсия яшен арттыру мәсьәләсе белән бергә башка көнүзәк проблемалар да, атап әйткәндә, бөтен категория песионер-лоьготаларга ия булучыларга агымдагы түләүләр дә каралыр, дип ышанасы килә, чөнки социаль тәэмин итү проблемасын комплекслы чаралар белән генә хәл итәргә мөмкин.
Пенсия яшен күтәрү турында бәләбәйлеләр нәрсә уйлый?
Наталья белән Павел Тюневлар, 44 яшь, “Бәләбәй “Автонормаль” заводы” җәмгыяте хезмәткәрләре:
– Реформага шикләнеп карыйбыз. Олы яшьтә зур предприятиеләрдә эшләү авыр. Үзгәреш офисларда эшләгән, акыл хезмәте белән мәшгуль кешеләргә уңайсызлык тудырмастыр, мөгаен.
Мәсгуть Хамидуллин, 55 яшь, шәхси эшкуар:
– Пенсия – ерак офык. Реформа кабул ителгәч, ул тагын да ераклашты. Хәтта якын киләчәккә нәрсәдер планлаштыру бик катлаулы. Яхшыга өметләник!
Олег Гузенко, 49 яшь, укытучы:
– Тәҗрибәле һәм зур стаж туплаган кешеләрнең арытаба яшь белгечләр белән осталык серләрен бүлешә алуы соклангыч. Бу җәһәттән Хөкүмәт карарын уңай кабул итәм.
“Башинформ” мәгълүм агентлыгы материаллары
һәм интернет-ресурслар буенча Анна Лапина әзерләде.
Читайте нас: