15 июнь – бәйрәм көнне мөселман кардәшләр, матур итеп киенеп, әкрен тавыш белән тәкбирләр әйтеп, иртәнге җидедән мәчетләргә Ураза гаетенә җыелды. Сөенечле хәл: шәһәрнең яңа, тарихи, Приют поселогы, Байморза, Яңа Сарай, Тузлыкуш авыллары мәчетләреннән башка быел ул беренче тапкыр Мәтәүбаш авылы мәчетендә дә укылды. Авылның имам-хатыйбы Нур Еркеев, шулай ук барча авылдашлар тырышлыгы белән мәчет, ишекләрен киң ачып, бик күп кешене гаеткә кабул итте. Дөрес, әлегә анда эшләр тулысынча тәмамланмаган, әмма, Аллаһы боерса, ул көн дә килер. Бу көнне анда беренче тапкыр җомга намазы да укылды.
Бәйрәм намазыннан соң йортларда бәйрәм чәе, таба ашлары әзерләнде, тәбикмәкләр пешерелде. Өч көн дәвам иткән бәйрәмдә туганнар, дус-ишләр белән күрешү, картлар, авыру кешеләрнең хәлләрен белү, мәрхүмнәребезне хәер-догалар белән искә алу, зиратларга бару кебек изге гамәлләр кылынды.
Кичке якта мөселман кардәшләр “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгенә күңелле кичәгә җыелды. Тарихи мәчет имам-хатыйбы Илдар Галиев Ураза бәйрәме белән котлап, алдагы көннәрдә дә рамазан аендагы шикелле, Аллаһыны истән чыгармыйча, чын мөселман булып, тулы иман белән яшәвебезне теләде.
Мәчет каршында эшләүче җәйге лагерьга йөргән балалар яттан аятьлар, сүрәләр укып, залда утырганнарны сөендерде. Алар викторина сорауларына да, өлкәннәрдән алда җавап биреп, ярыйсы ук дини гыйлем туплауларын күрсәтте. Ураза аенда мәчетләребездә практика үтүче шәкертләрнең алар белән дәресләр үткәрүенең яхшы нәтиҗәсе бу.
Гөлсинә Вәлиева җитәкчелегендәге “Балкыш” җыр ансамбле оештырган концерт бик матур булды. Яхшы сайланган репертуар, теманы ачучы шигырьләр, яраткан җырчыларыбызның, ансамбльләрнең чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде.
Изге юлларда бергә булып, киләсе рамазаннарны да күрергә насыйп итсен. Матур үткән изге Рамазан
Насыйп итсен саулык һәм иман!