1 июльдән салкын су белән тәэмин итү хезмәтләре өчен бер кубометрга 23,77 сум урынына 25 сум (1,23 сумга күбрәк) түләргә туры килә, су бүлү-тарату хезмәте бәясе 23,82 сумнан 29,78 сумгача (5,96 сумга күбрәк) күтәрелә.
Җылыту 2057,45 сумга кадәр кыйммәтләнә, бу элекке хактан 79,13 сумга күбрәк. Электр плитәләре булган йортлар өчен электрга бер кВтЧ өчен 2,01 сум урынына – 2,11 сум; электр плитәләре булмаган йортларга киловатт бәясе 2,87дән 3,01 сумгача арткан.