Войков урамында урман хуҗалыгы районында бордюр салу белән мәшгуль Арлан промысел юлларын тоту идарәлегенең Бәләбәй участогы хезмәткәрләренең битеннән тир ага. Кызу кояш астында кайнар асфальт салганда аларга ничек эссе булуын күз алдына китереп карагыз!
– Совет һәм Чүлмәкчеләр урамнары арасында без тоташ асфальт салдык. Элекке юл белән хәзергесен чагыштырып та булмый, – җир белән күк арасы, – ди участок мастеры Динар Сәфәргалиев.
Бәләбәй шәһәре биләмәсе хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, быел Войков һәм Совет урамнарында асфальт салынып бетәргә тиеш.
– Шәһәргә килеп керү күңелле, – ди кабатлады кыска интвервью алу өчен Совет урамында туктаткан водительләр.
Шәһәргә кергәндә тимер юл аша чыккан урында “Дорремстрой” җәмгыяте хезмәткәрләре юлның лаборатор шартларда физик-механик үзенчәлекләрен сынар өчен Уфа шәһәренең “Бәйсез юл экспертизасы үзәге” җәмгыятенә асафальт кисәген җибәргән. Нәкъ шушы оешма өченче ел Бәләбәй районында юлга эшләнгән ремонт сыйфатын тикшерә.
Совет, Войков, Волгоград, Кызыл урамнарына асфальт салудан тыш, юл оешмалары М.Г. Әмиров, Интернациональ, Сыртланова, Коммунистик, Көнчыгыш, Пионер, Урман, Парк, Ленин, Кызыл, Фурманов урамнарында юлларны өлешчә тәртипкә китергән.
Волгоград урамында яңа асфальт – “Техстрой” җәмгыяте хезмәткәрләренең эше. 1 нче поликлиника янында без Волгоград урамында 8 нче йорт өчен җаваплы Светлана Цибиногинаны очраттык.
– Без хәзер юлга су җыелып, ихаталарга акмаячагына шатланып бетә алмыйбыз. Күләвекләр йөрергә комачаулый иде, – диде ул.
Кызыл урамында Бәләбәй юл төзү-ремонтлау идарәлегенең Ярмәкәй участогы хезмәткәрләре бордюрлар салганнан соң калган төзелеш чүп-чарын чыгару белән мәшгуль иде.
– Бордюрларны тимер-бетон белән ныгытып, чит-читләренә җир салгач, юлга асфальт түши башлыйбыз, – дип аңлатты участок мастеры Рим Шаяпов.
Быелгы сезонда ДРСУ хезмәткәрләре иске бордюрларны алыштыру, кышын җылылык трассаларында өзеклекләрне бетергәндә зыян күргән асфальт япмаларны юнәтү җәһәтеннән шәһәрдә күп эшләгән. Шулай ук алар сөт комбинаты территориясенә, аның тирә- ягындагы участокларга асфальт салу белән шөгыльләнгән.
Ремонт эшләре өчен, яңгырга караганда, көннәрнең эссе торуы әйбәтрәк, шуңа юлчылар, форсаттан файдаланып, эшкә бар көчләрен сала.
2017 елда Бәләбәй шәһәре урамнарында 14 километр асфальт салынган. 2018 елда шәһәр биләмәсенең юл инфраструктурасын үстерүгә 53,6 миллион сум акча юнәлтеләчәк.