Барлык яңалыклар
Новости
10 июль 2018, 14:00

Матурлык – чисталыкта

Акушерлык бүлегендә косметик ремонт тәмамланды

Үзәк район дәваханәсенең Приют корпусында урнашкан акушерлык бүлегенең Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көненнән соң шунда ук бала тудыручыларны кабул итә башлавы символик.
Яңартылган палаталарда һәм коридорларда Бәләбәй үзәк дәваханәсе штукатур-малярлары Лариса Антонова, Роза Семенова, Гөлүзә Әхмәтова, Рина Гөльямова эшләрен тәмамлап, эш коралларын җыйдылар.
Малярлар палаталар, медицина кабинетлары, хезмәт биналары һәм коридорларның стеналарын, ишекләр һәм түшәмнәрен буяганнар.
Монда янә яңа туган сабыйлар тавышы яңгырый, ә шат йөзле әтиләр, картәниләр һәм картәтиләр тәрәзәләрне күзәтә башлады.
Ай саны
2018 елның июнендә Бәләбәй районы загсларында 69 яңа туган сабый теркәлгән.
Гөлнара Мурзина
Читайте нас: