Алар кичә генә файдалануга тапшырылган яңа йорт ихатасы алдында очрашкач, кочаклашып, бер-берләрен котладылар. Өй туе – шатлыклы, гаилә бәйрәме.
Елена белән Марат Вәлиәхмәтовлар уналты ел элек Куйбышев урамында иске йорттан фатир сатып ала. Маяковский урамындагы йортка Венера Вахитованы ире утыз ел элек килен итеп төшерә. Вил Әхмәтов Мәктәп урамындагы йорттан фатирын 1953 елда нефть яткылыгын үзләштерергә килгәч алган булган. Язмышлар төрле, ә хыяллары бер – матур яңа йортта яшәү.
Бу хыяллары, Авария хәлендәге һәм иске йортлардан күчерү программасына ярашлы, гамәлгә ашты. Әлеге программа буенча соңгы биш елда Приют поселогында гына күпфатирлы дүрт йорт салынган, дистәләрчә бәхетле гаилә өй туйлаган.
Яңа фатир хуҗаларын Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай комитеты рәисе Виктор Пчелинцев, Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, “Инвестицион төзелеш компаниясе – Стронег” җәмгыяте җитәкчесе Андрей Косихин бәйрәм белән котладылар.
Азат Альверт улы яңа фатирларны озак көтелгән бүләк дип атады һәм күчкәннәргә имин тормыш теләде.
– Муниципаль район тормышында тагын бер якты бит ябылды, – диде Виктор Пчелинцев. – Торак – ул тормышта иң мөһиме. Дистәләрчә еллар җыелып килгән проблемаларны без район хакмияте белән биш ел дәвамында хәл итәргә тырыштык. Безнең кешеләрнең шундый матур, уңайлы йортта яшәргә хокукы бар.
Елена Торгашова фотолары.