Барлык яңалыклар
Новости
25 июль 2018, 11:35

Каникул нигә кирәк? Эшләп алу өчен!

Бәләбәй районыннан җәен эшләргә теләгән 120 укучы Мәшгүльлек үзәге аша эшкә урнашты

Үсмерләр хезмәте таләп ителә. Җәен аеруча ярдәмче хуҗалыкларда эшчеләр һәм территорияне җыештыручылар җитми. Мәктәп укучылары өчен нәкъ шушы төп белгечлекләр тәүге үзаллы тәҗрибәгә әйләнә дә инде.
8 нче мәктәптән, Знаменка мәктәбеннән һәм татар гимназиясеннән – егермешәр, 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрдән унбишәр кеше кулларына себерке, көрәк, щеткалар алып, туган шәһәрләрен, авылларын, мәктәпләре территориясен төзекләндерергә кереште. “Эш урыннары” аларга муниципаль район Мәгариф идарәлегенең “Белем бирү оешмалары базасында балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыруны оештыру турында” боерыгына ярашлы бирелгән.
Знаменка авыл мәктәбе укучылары менә ничәнче ел мәктәп бакчасында карлыган куакларын тәрбияләп карый. Быел башкорт теле укытучысы Гөлчәчәк Рәшит кызы Шафикова җитәкчелегендә зур “карлыган” биләмәсе караулы, матур бер урынга әйләнгән.
– Балалар нык тырышты, ә кайберләре әле булса мәктәп яны участогында эшли, – дип сөйли мәктәп директоры Венера Таҗиева. – Җиңү паркы территориясен тәртипкә китердек, мәктәп тирәли чүп үләннәрен утадык, мәктәп бакчасын корыган агачлардан, ботаклардан тазарттык. Барсы да канәгать: укытучылар тыныч күңел белән ялга китә, ә укучылар саф һавада акча эшли.
1 нче мәктәпнең хезмәт командасы да бердәм һәм тырышып эшләгән. Директорның укыту-тәрбия эше буенча урынбасары Ольга Селькина сүзләренә караганда, балалар үсентеләр утыртып, түтәлләргә су сибеп, утап, мәктәп яны участогын җыештырып кына калмаган, иҗади инициатива да күрсәткән. Беек Ватан сугышында һәлак булган якташларына һәйкәл янында алар матур түтәлләр эшләгән. Ирина Нәҗмиева, Дарья Дурасова, Дарья Моджина, Камилла һәм Гыйзатлифа Татароваларның да тырышлыгы бушка китмәгән.
Күпчелек укучылар өчен беренче эш урыны өлкәннәр тормышына аяк басу буларак та кабул ителә. Экспертлар фикеренчә, мондый позиция уңай, аеруча үсмер ял урынына эш тәҗрибәсен сайласа.
Галия Ванюшина
Читайте нас: