Әгәр сез 2018 елның 9 сентябрендә 8 дән 20 сәгатькә кадәр даими теркәлгән яшәү урыны буенча сайлау участогында тавыш бирүдә ниндидер сәбәп белән (отпуск, эш сәфәре, эш графигы һ.б.) катнаша алмасагыз, әмма Башкортстан Республикасы территориясендә булсагыз, сезне шул мәлдә булган урыныгыз буенча сайлау участогында тавыш бирү өчен гариза тутырырга 2018 елның 25 июленнән 5 сентябренә кадәр Башкортстан Республикасы Бәләбәй районы территориаль сайлау комиссиясенә чакырабыз, адресы: Бәләбәй шәһәре, Кызыл урам, 116, 112 нче бүлмә
16 дан 20 сәгатькә кадәр – эш көннәрендә;
10 нан 14 сәгатькә кадәр – ял һәм бәйрәм көннәрендә.
Үзегез белән паспортыгыз булсын.
Шундый ук гаризаны сез, “Шәхси кабинет” булган очракта, дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталы аша йә Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан теләсә кайсы Күпфункцияле үзәктә тутыра аласыз.
Гариза тутыру турында мәгълүматны алырга мөмкин:
– күрсәтелгән вакытта территориаль сайлау комиссиясе телефоны буенча – 8 (34786) 4-01-54;
– Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең “кызу бәйләнеш” телефоны буенча – 8- 800-347-54-54. “Кызу бәйләнеш”нең эш вакыты: 10.00 – 17.00, ял көннәрендә 10.00-14-00.
Шалтырату бушлай. Русия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең “кызу бәйләнеш” телефоны буенча – 8-800-222-11-83.Тәүлек әйләнәсенә. Шалтырату бушлай.