Интернациональ урамында бу ямьле ике катлы бина, һичшиксез, Бәләбәйдә иң романтик урыннарның берсе. Кафе, тупсасыннан ук, үзенең исемен тулысынча аклый.
“Яраткан” кафесы кышын әкияттәге патша сарае кебек, ә анда керсәң, җәйгә кайткандай буласың. Зәвыклы интерьер килгәннәргә җылылык, матурлык бүләк итә. Әмма шәһәр кешеләрен һәм кунакларны монда матур итеп бизәлгән заллар гына түгел, ә, иң элек, бай, күп төрле меню һәм югары сыйфатлы хезмәтләндерү җәлеп итә. Шуңа бәләбәйлеләр гаилә тантаналарын һәм юбилейларын, корпоратив кичәләрне нәкъ биредә уздырырга, мәртәбәле кунаклар кабул итәргә тырыша. Ә көндез кафе тиз генә тәмле итеп ашап чыгарга яратучыларга ишекләрен ача.
“Яраткан” кафесы коллективының югары һөнәрилеге хакында наградалары ачык сөйли: 2015 һәм 2017 елларда ул БР Бәләбәй муниципаль районында “Җәмәгать туклануы өлкәсендә иң яхшы предприятие”дип билгеләнгән. Кафе хуҗабикәсе Рәзилә Гиндиева 2016 елда “Ресторан бизнесы өлкәсендә Башкортстанның иң яхшы эшкуары” дигән югары исемгә лаек булган.
Һәркемгә тормышта уңышларга һәм җиңүләргә ирешүгә балачагыннан нигез салына. Бу җәһәттән Рәзилә Хәмит кызының да язмышы искәрмә түгел. Матурлыкка омтылышы, аны үз куллары белән тудыра белүе балачагыннан килә. Ул Күгәрчен районына картәнисенә кунакка барганда андагы уникаль табигатькә сокланып бетә алмый. Ә һөнәр сайлавы – җәмәгать туклануы технологы – озак еллар гомум туклану тармагына эшләгән әнисенең үрнәге. Ул бүген дә һөнәри мәсьәләләрдә кызының беренче киңәшчесе, “Яраткан” кафесының яңа ашларының җитди дегустаторы.
Җәмәгать туклануы өлкәсендә кешеләрнең нинди кәефтә эшкә килүе, хезмәтләренең лаеклы бәяләнүен тою аеруча мөһим. Юкка гына: “Иң тәмле ризык – күңел салып пешерелгәне”, – дип әйтмиләрдер. Шәһәрдә популяр кафеның төп уңыш сере, бәлки, нәкъ шушыдыр. Килеп киткән кешеләрнең бәяләмәләре дә моны раслый.
– “Яраткан” кафесы – зәвыклы, үзенчәлекле! Монда үзеңне абруйлы кунак итеп тоясың, югары хис-тойгылар, шатлык, соклану белән һәм яңадан килергә кабат-кабат вәгъдә биреп китәсең. Кафеның әкияти матурлыгы йөрәкне җилкендероә, иҗатка көйли, – дип яза Бәләбәй шәһәрендә яшәүче Рәзилә Латыйпова.
Ә менә Уфадан бер кунакның фикере:
– Абыемның юбилеена кайттым. Башкаланың элиталы рестораннары кухнясы белән танышмын, әмма “Яраткан” кафесында тәкъдим ителгән аш-суга сокланып бетә алмадым. Бәләбәйнең хезмәтләндерү өлкәсендә алга китүен билгеләве күңелле!
Кафе коллективы – ул бер тату гаилә. Шеф-пешекчеләр Миләүшә Әминева белән Гөлназ Сафиуллина, блюдоларны тарату өчен җаваплы Марина Романова ул ачылган көннән эшлиләр. Гаилә бизнесын алып баруда кызы, Алеся Нурдәүләт кызы Сторожева, ул производство мөдире дә, Рәзилә Гиндиеваның уң кулы. Ире Нурдәүләт Мәүлетҗан улы – ышанычлы тыл.
– Һәркем үз бурычын төгәл үтәгән командаң булса гына югары сыйфатлы хезмәтләндерүгә ирешеп була. Куелган максатка ирешү өчен җитәкче барсын да контрольдә тота белергә тиеш, – дип исәпли уңышлы эшкуар.