Барлык яңалыклар
Новости
8 август 2018, 19:49

Иң мөһиме турында – гади итеп

Күптән түгел Башкортстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе Башкортстан Республикасы алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатларын сайлауны әзерләп уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чарага территориаль сайлау комиссияләре рәисләре һәм бухгалтерлары, шул исәптән Бәләбәй муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Минзилә Шәймәрданова чакырылган.

– Киңәшмәне “Башкортстан Республикасы алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатларын сайлауны әзерләп уздыруда көнүзәк мәсьәләләр” темасына доклад белән Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев ачты, – дип сөйләде Минзилә Равил кызы киңәшмә турында. – БР Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының хокуки тәэмин итү бүлеге мөдире Расих Шәмсетдинов кандидатны теркәү турында карарның бетерелүе җәһәтеннән сайлау комиссияләренең эш итү юнәлешен билгеләде.
Җәмәгатьчелек белән бәйләнеш һәм мәгълүмат бүлеге мөдире Ришат Локманов бушлай басма мәйдан бүлү буенча җирәбә салуны уздыру һәм сайлау кампаниясен мәгълүмат белән тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды. БР Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының финанс бүлеге мөдире Светлана Березенкова сайлауны финанс яктан тәэмин итү мәсьәләсен аңлатты.
БХ белешмәсе
2018 елның 1 гыйнварына Бәләбәй районында сайлачылар 721240 кеше булган ( Бәләбәй шәһәре – 42865,Приют поселогы –14970, авыл биләмәләре –14405).
391 сайлаучы беренче тапкыр тавыш биргән.
30 яшькә кадәрге сайлаучылар – 14396 кеше, 80 яшьтән өлкәнрәкләр – 3751 кеше.
– Минзилә Равил кызы, гәзит укучыларга 2018 елның 9 сентябрендә үтәчәк сайлау барышы турында сөйләгез әле.
– Исегезгә төшерәм, Бердәм тавыш бирү көнендә –9 сентябрьдә – Башкортстанда Башкортстан Республикасы алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы- Корылтай депутатлары сайланачак (катнаш сайлау системасы буенча), анда 110 депутатлык мандаты урынлаштырылачак: бер мандатлы сайлау округы буенча 55 депутат сайлана (бер сайлау округы – бер депутат), 55 депутат – сайлау берләшмәләре күрсәткән кандидатлар исемелеге өчен бирелгән шәһәрләр санына пропорциональ бердәм республика сайлау округы буенча.
БР үзәк сайлау комиссиясе карары белән Башкортстан Республикасы алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатларын сайлауда Бәләбәй муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясенә 32 нче Ачылыкүл сайлау округы һәм 33 нче Бәләбәй сайлау округы – вәкаләтләре йөкләтелде.
32 нче Ачылыкүл сайлау округына (барлыгы 56837 сайлаучы) Әлшәй муниципаль районы территориясе тулысынча (31687 сайлаучы), Дәүләкән муниципаль районы территориясенең бер өлеше (8889 сайлаучы), Алга (1162), Бик-Карамалы (766), Иваново (551), Кыдрач (762), Корманкай (554), Мәкәш (568), Поляковка (1433), Раевка (443), Рассвет (1005), Сергиопольск (683), Соколов (464), Шестаев (558) авыл советлары территорияләре тулысынча, Бәләбәй муниципаль районы Бәләбәй шәһәре шәһәр биләмәсе территориясенең бер өлеше (8898 сайлаучы) һәм Тузлыкуш (512), Мәтәүбаш (677), Семенкино (511), Өсән-Ивановка (858), Знаменка (1749), Донской (591), Максим-Горький (1355), Слакбаш (511), Шаровка (599) авыл советлары авыл биләмәләренең территорияләрен тулысынча кертеп, Бәләбәй муниципаль районы территориясенең бер өлеше (15261 сайлаучы) кертелгән.
33 нче Бәләбәй сайлау округына (барлыгы 55979 сайлаучы) Бәләбәй районы территориясе генә кертелгән: Бәләбәй шәһәре шәһәр билмәсе территориясенең бер өлеше (33967 сайлаучы); Приют поселок советы шәһәр биләмәсен тулысынча (14970) һәм Баженово ( 969), Малиновка (828), Аксаков (2767), Рассвет (767), Ермолкино (1082), Анновка (629) авыл советлары авыл биләмәләре территорияләрен кертеп, Бәләбәй муниципаль районы территориясенең бер өлеше (22012) кертелгән.
– Тагын бер тапкыр ачыклыйк: Ачылыкүл һәм Бәләбәй сайлау округлары буенча бер мандатлы сайлау округлары буенча 2 депутат һәм партия исемлекләре буенча 2 депутат сайланачакмы?
– Дөрес. Тавыш бирү көнендә һәр сайлаучы ике сайлау бюллетене ала, аның берсендә ул сәяси партияне сайлый, икенчесендә – депутатны.
– Алдан нинди эш алып барылды?
– Бәләбәй муниципаль районы территориясендә хакимият карары белән 55 сайлау участогы төзелде, шул исәптән 24 Бәләбәй шәһәре шәһәр биләмәсендә, 11 – Приют поселок советы шәһәр биләмәсендә, 20 – авыл биләмәләрендә. Родники, Рассвет, Веровка, Булановка, Байморза кебек авылларда төрле сәбәпләр аркасында сайлау участоклары ябылды. Тавыш бирү көнендә бу авылларның сайлаучылары өчен алар караган участокларга машина белән китерү оештырылачак.
13 сайлау участогында сайлаучылар саны 2000 нән арта, 18 участокта – сайлаучылар саны 1000 нән 2000 гә кадәр, 17сендә – 500дән 1000, ә 7сендә – 50 гә кадәр сайлаучы.
55 участок сайлау комиссиясенең 5 елга яңа составлары төзелде, аларда 571 әгъза хәлиткеч тавыш хокукы белән эшләячәк.
– Участок комиссияләрен төзүдә кем катнашты?
– Тугыз сәяси партия, урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнары, эш һәм яшәү урыны буенча сайлаучыларның җыелышлары.
“Бердәм Русия”, КПРФ, ЛДПР, “Русия патриотлары”, “Гадел Русия” кебек сәяси партияләр кандидатураларын барлык 55 участок сайлау комиссияләре өчен тәкъдим иттеләр, “Яшелләр” экологик партиясе –52 комиссиягә, Рост партиясе – 47, Русиянең социаль гаделлек өчен пенсионерлар партиясе – 41 участок комиссиясенә, ә “Хезмәт союзы” бөтенрусия партиясе – 39 комиссиягә.
Бәләбәй районы урындагы үзидарәсенең вәкиллекле органнары участок сайлау комиссияләре составларына 89 кандидат күрсәтте.
Эш һәм яшәү урыны буенча сайлаучылар җыелышы тарафыннан 28 кандидат тәкъдим ителде.
БР Үзәк сайлау комиссиясе 2018 елның 20 июленнән 9 августына кадәр участоклар комиссияләре составлары резервына өстәмә набор игълан итте. Территориаль комиссиядә документлар кабул итү бара.
– Дәүләт Җыелышы-Корылтайга депутатлыкка кандидатлар күрсәтү 21 июльдә тәмамланды... Бәләбәйлеләр тавышларын 12 кандидатның берсе өчен һәм алты партиянең берсе өчен бирә алу хокукына ия булачакмы?
– 2018 елның 27 июле торышына карата 32 нче Ачылыкүл сайлау округында Башкортстан Республикас ының алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлыгына 7 кандидат күрсәтелгән һәм теркәлгән, шуларның алтысы сәяси партияләр тарафыннан күрсәтелгән һәм бер кандидат үзен-үзе күрсәтү тәртибендә, ә 33 нче Бәләбәй сайлау округы буенча – 5 кандидат, аларның барсы да сәяси партияләр тарафыннан күрсәтелгән.
–Бу вакытта ялда яки вахтада булган якташларны конституцион хокукларыбыздан файдалана алачакбызмы дигән сорау борчый.
– Русия Федерациясе Президентын сайлаудагы шикелле, “Мобильле сайлаучы” механизмы федераль һәм төбәк сайлауларында теркәүдән төшерү таныклыкларын алыштыра һәм тавыш бирү процедурасын булу урыны буенча уңайлырак итә. Бу “булу урыны буенча тавыш бирү” дип атала, башкача әйткәндә, теркәлгән урының буенча түгел, яшәгән урының буенча тавыш бирергә мөмкин.
– Моның өчен гариза язаргамы?
– Әйе. 9 сентябрьдә булу урыны буенча тавыш бирергә планлаштырган сайлаучылардан гаризалар кабул итү пункты территориаль сайлау комиссиясе каршында 25 июльдән эшли. Күпфункцияле үзәк аша, шулай ук Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша да гариза бирергә мөмкин. 29 августтан гаризалар кабул итү пунктлары һәр сайлау участогында эшләячәк. Сезнең булу урыныгыз Башкортстан Республикасы территориясе чикләрендә булуы мөһим. Әгәр сайлаучы Башкортстан Республикасыннан читкә китә икән, ул тавыш бирүдә катнаша алмый. Дәүләт Җыелышы депутатларын сайлауда алдан тавыш бирү юк, һәм сайлаулар республика территориясендә генә уза.
Алдан тавыш бирү сайлау кануниятенә ярашлы бары тик урындагы үзидарә органнарын сайлауларда гына каралган.14 нче һәм 18 нче сайлау оруглары өчен Бәләбәй муниципаль районының дүртенче чакырылыш Советы депутатларын өстәмә сайлау буенча участок сайлау комиссияләре алдан тавыш бирүне 29 августтан 8 сентябрьгәчә оештыра.
– Русия Үзәк сайлау комиссиясе Мәгълүмат-белешмә үзәгенең кызу линиясе эшли башладымы?
– Әйе. Күпканаллы 8-800-222-11-832 телефоны буенча кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин. Башкортстан Рес публикасы Үзәк сайлау комиссиясенең дә кызу линиясе эшли – 8-800-347-54-54.
Моннан тыш, Русия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында уңайлы сайлау комиссиясен эзләү өчен “ТИК иУИК на карте России” сервисы һәм сайлаучыларга мәгълүмат бирү өчен яңа персоналаштырылган күпканаллы чат эшли башлады. Шулай ук смс-сервис бар: булу урыны буенча сайлаучыларны исемлеккә кертү турында гариза тутырылган очракта сайлаучы гариза статусын раслау һәм ул сайлаган участокның номеры белән смс алачак.
Лариса Трифонова әңгәмәләште.
Читайте нас: