Новости
8 Августа 2018, 14:47

Яңа завод булырмы?

БР Бәләбәй муниципаль районы хакимиятендә “Уфа ашлык эшкәртү зводы” җәмгыяте җитәкчелеге белән эш киңәшмәсе узды.

Римма Солтанова
Очрашуда арытаба хезмәттәшлек һәм Бәләбәй шәһәрендә азык-төлек продуктларына бодайны тирәнтен эшкәртү заводы төзү һәм файдалану проектын гамәлгә ашыру мөмкинлеге мәсьәләләре тикшерелде.
Компания вәкилләрен “Бәләбәй” елдам социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлекне гамәлгә ашыручы резидентлар өчен каралган мөмкинлекләр һәм преференцияләр кызыксындырды.
Сөйләшүләр барышында мөмкин булган үзара эш итү юнәлешләре ачыкланды, инвестицион проектны тормышка ашыру өчен буш җир участоклары каралды.
Читайте нас