Барлык яңалыклар
Новости
9 август 2018, 18:56

Пенсияләр – күбрәк

2017 елда эшләгән пенсионерлар 2018 елның августыннан пенсияне артыграк алачак.

– 2017 ел өчен исәпләнгән взнослар турында мәгълүматлар эш бирүчеләр тарафыннан бирелде һәм Пенсия фонды тарафыннан страховкаланган затларның исәпләренә таратылды, – дип хәбәр иттеләр Русия Пенсия фонды БР Бәләбәй районы һәм Бәләбәй шәһәре идарәсеннән.
Пенсияләрне кабат исәпләү автоматик рәвештә, гаризасыз тәртиптә эшләнә. Августта өстәмә күләме индивидуаль, ул эш вакытына һәм эш бирүчеләрдән килгән страховка взносларына бәйле. Пенсияне яңа күләмдә Бәләбәй районы һәм шәһәре территориясендә яшәүче алты меңнән артык пенсионер алачак. Түләүгә чыгымнарны финанслау туры күләмдә тәэмин ителгән.
Әнисә Гаделшина әзерләде.
Читайте нас: