Барлык яңалыклар
Новости
9 август 2018, 19:00

Шәһәр матур яңа йортлар белән

Олпат яшьтәге Бәләбәй актив төзелә һәм яшәрә. Соңгы елларда шәһәрнең көньяк өлешендә ике яңа микрорайон барлыкка килде

Римма Солтанова
Төзү генә түгел, уңайлы яшәү мохите тудыру һәм шәһәрнең яңа йөзен булдыру – районның төзелеш тармагы лидерлары – өлешләтә торак төзү белән шөгыльләнүче “Шкаповнефтестрой - Стронег” төзелеш фирмасы җәмгыяте һәм“Стройинвест” җәмгыяте үз бурычларын менә шулай күрә. 26 нчы микрорайонда “Көньяк” торак комплексы күршесендәге яңа “Парк” торак комплексын нәкъ менә алар төзи.
Яхшыртылган планировкалы күпфатирлы биш йортта яшәячәк гаиләләрдән көнләшергә генә кала. Алар шәһәрдә, шул ук вакытта шау-шудан ераграк, табигать кочагында торачак. Төзүчеләр уңайлы булсын өчен барсын да уйлаган: йортлар арасында машина кую урыннары, заманча балалар уен һәм спорт мәйданчыклары булачак. Торак комплекска асфпальт юл һәм тротуарлар салынган да инде.
Читайте нас: