Барлык яңалыклар
Новости
9 август 2018, 18:58

Ярминкә дә, ярдәм дә

Ярминкә дә, ярдәм дә“Мәктәпкә барырга ярдәм ит!” республика акциясендә катнашу өчен Башкорт гимназия-ин тернаты коллективы бик үзенчәлекле юл тапты. Монда “яшелчә-җимеш” ярминкәсе узды

– Яңа уку елы башланыр алдыннан ярминкә оештырып уздыру бездә күркәм йолага әйләнде, – дип сөйли уку йорт директоры Дилбәр Фәтхетдинова. – Җыелган акчага авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән укучы балаларга азмы-күпме булса да ярдәм күрсәтелә.
Ярминкә гимназия-интернат укучылары һәм тәрбиячеләре көче белән оештырылган. Чагу чәчкә гөлләмәләре бизәгән өстәлләрдә – җәен һәркем бакчасында яратып, зур тырышлык салыпүстергән яшелчә-җимеш, озын кышка кайнатма-салатлар.... Коллектив гимназия теплицаларында һәм бакчасында каникулда Зөлфия Талхина җитәкчелегендә балалар үзләре тәрбияләп үстергән бай уңышны сатуга чыгарулары белән хаклы горурлана.
Вакытында су сибеп, утап торгач, барсы да үскән. Кәртинкәдәй кыярлар, кып-кызыл помидорлар, баһадир- борычлар, ташкабаклар “без өлгердек, безне сатып алыгыз!” дип әллә кайдан үзлренә чакырып торган кебек. Шулай ук кабарып пешкән камыр ризыклары игътибарны җәлеп итте, хәтта нечкә генә итеп киселгән токмачка кадәр тәкъдим иттеләр мәктәп ”базарында”. Һәркем үз товарын мактады.
Олеся Никитина, 3 в классы укытучысы:
– Ярминкәгә махсус гаиләбездә яратып пешергән ризыкларның берсен – тәбикмәк пешереп алып килдем. Кайчандыр картәнием аны пешерү серләрен әниемә өйрәткән, ә әнием – миңа. Уңып пешә, бик тәмле, рецебы сыналган.
– Ә мин Малиновкадан йөреп эшлим, – дип сүзгә кушылды Башкортстан тарихы укытучысы Гөлшат Мөхәмәдиева. – Хуҗалыгыбыз зур, тавык, каз асрыйбыз. Менә сатуга авыл йомыркалары алып килдем. Быел тиз өлгерә торган бәрәңге дә мул уңыш бирде.
Тәрбиячеләр Әлфия Шафикова белән Айгөл Вәлиәхмәтова да бакча җимешләре уңышы белән мул бүлеште. Аларда быел кәбестә, кишер, шалкан аеруча уңган. Ә башкорт теле укытучысы Гөлнәзирә Әюпова “чананы җәй әзерли” икән – ярминкәгә килгәннәргә күз нурларын түгеп үзе бәйләгән тапочкалар, шәл-шарфлар тәкъдим итте.
Башкорт гимназия-интернаты коллективы чираттагы тапкыр үзенең тату һәм эшсөяр булуын раслады. Чынлап та, бердәм тырышлык белән күпне эшләргә, күп нәрсәгә ирешергә мөмкин. Уңышлары белән дә бүлештеләр, мохтаҗ укучыларга ярдәм дә күрсәтә алачаклар
Алсу Шәрипова
Читайте нас: