Бәләбәйлеләрнең бер өлеше бәйрәмчә киенеп, шәһәрнең тарихи мәчетенә агылды. Монда бәйрәм гаете укылды, вәгазь сөйләнде, Корбан гаетенең асылы аңлатылды. Аннары җыелганнар корбан чалдыру өчен махсус эшләнгән мәйданга чыкты. Халык ярыйсы күп булуга карамаст ан, барсы да бик яхшы узды. Һәр нәрсәдә мәчет хакимиятенең алдан уйлап эш итүе күренеп торды: ният итеп килгән һәркем күңеленә хуш килгән сарыкны сайлап ала алды: изге эшкә үз ниятләре белән тотынган ир-егетләр корбанны чалып, итен эшкәртеп, кешеләрнең пакетларына салып җибәрде. Елның елы корбан чалып, бу гамәлнең бөтен нечкәлекләрен белеп беткән осталар эшнең аешына төшенергә тырышканнарга кул көче белән дә, киңәшләре белән дә ярдәм итте.
Бәләбәйдән Лена Сәгыйтдинова тәэсоратлары белән уртаклашты:
– Күптән ният итеп йөри идем. Ирем белән ике бала тәрбияләп үстерәбез. Аллага шөкер, кызым Гөлназ киләсе ел Санкт-Петербург тау университетын тәмамлый. Улым Тимурга 8 яшь, нәкъ менә аның исеменнән корбан чалдырдык. Ирем читтә эштә, үзебез генә башкарып чыга алырбызмы, дип борчылган идем. Барсы да ярдәм итеп, өйрәтеп торрды, рәхмәт. Мондый изге эштән соң күңелгә рәхәт булып кала, үзеңне яклаулы тоясың.
Мәсхүдә Хисаметдинова олы яшьтә булуына карамастан, аңа 86 яшь, ел саен бу изге гамәлдән читтә калмаска тырыша. Миңлегөл Кашапова быел исә берьюлы ике сарык чалдырырга ниятләгән. “Берсе ирем исеменнән булса, икенчесен мәрхүм әти-әни рухына атадык. Һәр мөселман өчен фарыз гамәл ул – корбан чалу. Елына бер килгән изге бәйрәмдә катнашмау язык. Ил-көн тыныч, балалар, оныклар исән-сау булс ын!” – ди Миңлегөл апа.
Мәчеттә хәер-сәдака салучылар да күп булды бу көнне. Шулай ук зур итеп бәйрәм табыны ябылган иде, теләгәннәр корбан итеннән дә авыз итте, тәмлекәчләр, җимешләр белән хуш исле чәй эчте.
Мәтәүбаш авылында изге Корбан бәйрәмен ел саен көтеп алып, күңелле итеп үткәрделәр: мәктәптә гает намазы укылды, күп кенә гаиләләрдә сый өстәлләре әзерләнде, бер Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалынды.
Аллага шөкер, ниһаять, ул көн җитте – быел ул беренче тапкыр авылның Ураза бәйрәме көнендә ишекләрен ачкан Рауза мәчетендә зурлап, барча авыл халкы белән бергә уздырылды. Имам-хатыйп Нур Яркәев укыган иртәнге гает намазына ир-атлар, хатын-кызлар бик күп җыелды. Корбаннар чалынгач, мәчет ишегалдында казан асып, корбан итеннән пылау пешерелде, чәйләр кайнатылды. Көндезге сәгать өчкә, күчтәнәчләрен күтәреп, шатланып һәм дулкынланып, яше-карты сыйлы бәйрәм өстәленә ашыкты.
Җыелган мөселман кардәшләр бер-берсенә изге теләкләр теләп, тәмле ризыклардан авыз итеп, авылның дини белем учагы һәм тәрбия үзәге – мәчет барлыгына сөенеп, күңелләре белән тагын да якынаеп, арытаба мәчетнең эшләп бетәсе эшләре турында киңәшләшеп, соң гына таралышты.
Бәйрәм чараларын әзерләшергә Азамат Яркәев белән бергә кайткан Уфа кунаклары мәчеткә килә алмаганнарга, өй борынча йөреп, күчтәнәч – дөге таратты.
Хәзер мәчеттә атна саен җомга намазлары укыла.
Байморза авылында да Корбан бәйрәме ел саен билгеләнә
– Бу күркәм йола бездә күптәннән яшәп килә, – дип яза “БХ”ның җәмәгать хәбәрчесе Фәридә Нәбиева. – Иртә таңнан мәчет имамы Тәлгать Нәбиев авылдашларны бәйрәм белән котлады, намаз укыды. Намаздан соң корбаннар чалынды. Бәйрәм өстәленә яше-карты җыелды. Бергәләп корбан итеннән пешерелгән аш, пылаудан авыз иттек. Бер-береңне ихтирам итәргә, Аллаһка сыенырга, тормышны яратырга әйдәүче бәйрәм авылдашларны тагын да ныграк берләштерде.
Бәләбәй шәһәрендә Корбан бәйрәменә арналган чаралар “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә концерт белән тәмамланды.
Тарихи мәчет имам-хатыйбы Илдар Галиев җыелганнарны бәйрәм белән котлады һәм вәгазь белән мөрәҗәгать итте. Һәвәскәр сәнгать осталары Самира Ширина, Алина Йосыпова, Суфия Шакирова, Айнур Абубакиров, Рәзидә Ибатуллина, Эдуард Егоров, Нәфисә Суфиева, Альбина Сәйфетдинова, Рәйсә Никитиналарның чыгышларын тамашачылар яратып кабул итте.
Алсу Шәрипова, Зәйфә Салихова, Әнисә Гаделшина.