Уфа шәһәре Эшкуарлар союзы БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, БР мәшгульлек үзәкләре, БР Кәсепләр палатасы белән бергә һәм БР Эшкуарлар ярдәмендә “Гаилә эше” проектын гамәлгә ашыра. Бу проект гаилә эшкуарлыгын үстерүгә юнәлтелгән һәм ул республикада кече эшкуарлыкны үстерүнең перспективалы алымы, шулай ук гаиләдә бердәм хезмәт аша гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту системасы буларак күзаллана.
– Проект икътисади һәм социаль бурычларны – эшсезлек һәм гражданнарның мәшгульлеге – хәл итү өчен теоретик һәм гамәли чаралардан гыйбарәт, – дип аңлатты әлеге проект өчен җаваплы – Бәләбәй шәһәренең Көньяк-Көнбатыш районара мәшгульлек үзәге баш белгече Татьяна Сергеева. – Проектта теләге булган һәркем катнаша ала – эшсезме ул әллә эш кешесеме, пенсионермы. Гаилә бизнесы ачарга теләгәннәргә безгә килеп язылырга кирәк. Төркем җыелгач та, Уфадан безгә гаилә эше нигезләрен өйрәтү-укыту өчен преподавательләр киләчәк. Уку-– бушлай.
Уку дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 18.30дан 21.30 сәгатька кадәр барачак.
Теркәлү мәсьәләләре һәм укуның кайчан һәм кайда узачагы турында өстәмә мәгълүмат алу өчен Халык мәшгүльлеге районара үзәгенә мөрәҗәгать итәргә: Бәләбәй шәһәре, Интернациональ урамы, 67. Телефон: 8 (34786) 3-02-37,3 нчы бүлмә.