Авыл җирендә үскән кешене барыбер җир үзенә тарта. Алтынчы дистәсен ваклаган Александр Николаевич тумышы белән Русиянең игенгә бай өлкәсе – Оренбург ягыннан. Элекке механик егерме елга якын Бәләбәй шәһәрендә машиналарны техник хезмәтләндерү һәм төзәтү өлкәсендә эшкуарлык эшмәкәрлеген уңышлы алып бара. Ә узган ел улы белән бергә алар авыл хуҗалыгы культуралары үстерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнергә карар итә. Шаховлар 1100 гектар өчен “җаваплы”, шуның 150 гектарын уҗым бодае били, 35 гектар – уҗым арышы, 400 гектар – көнбагыш.
– Үсемлекчелектә тәҗрибәбез юк диярлек, шулай да яңа эшкә акча салырга базнат иттек, – ди Александр Шахов. – Бу эшкә дүрт ел әзерләндек. Дон-1500, К-700, КамАЗ машинасы сатып алдык. Мизгелне плюс белән тәмамласак, техника, шулай ук кыйммәтле элиталы орлык һәм минераль ашламалар сатып алган чыгымнарны каплый алачакбыз, арытаба ничек үсү юлларын уйлаячакбыз.
Артыннан салам тезмәләрен калдырып, комбайн басу читенә туктады. Кабинадан ашыкмыйча гына кояшта янган баһадирдай өч ир-ат чыкты. Араларыннан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Денис Шаховны танып алу кыен булмады. Көлеп кенә торган егет “хезмәттәшләре” белән таныштырды: урак чорында эш урынын алыштырган автосервис слесаре Николай Леонтьев һәм 90 нчы елларда Бәләбәй районының алдынгы комбайнчыларының берсе Дионисий Иванов.
– Шаховларга ярдәм итәргә үзем теләк белдердем. Игенче булып туалар. Комбайнда эшләп туктаганнан соң себергә акча эшләргә чыгып киттем, урак уру төшләремә керә иде. Хәзер пенсиядә, мондый кызу мәлдә ничек өйдә ятмак кирәк?! “Беренче май” колхозында комбайнчы булып эшләгәндә, минем хакта хәтта “Известия Башкортостана” газетасында язып чыктылар, мәкалә “Тон задает Дионисий” дип аталды, – дип мактанып алды тынгысыз ир узаманы.
– Акча өчен түгел, ә җирдә рәхәтләнеп эшләргә әзер ышанычлы кешене табу – ул зур уңыш, – диләр аталы-уллы Шаховлар. – Өсән-Ивановкадан, игенне шунда илтәбез, эшчеләр ялламакчы булдык, тик ниятебез барып чыкмады. Уҗым арышы чәчәргә кирәк, ә тракторчы таба алмыйбыз.
Иген белән арытаба ничек эш итәргә – фермерлар бу хакта әлегә хәл итмәгән. Алар өчен иң мөһиме – үстерелгән уңышны, һәр аяз көннән файдаланып, югалтуларсыз җыеп алу.
Владимир Усаков, БР Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары:
– Районда урып-җыю барышы җанлана. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында уҗым культуралары 9400 гектар мәйданда урылды. Урак башыннан 15900 тонна ашлык урып-сугылды, уңыш гектарыннан уртача 17,3 центнер тәшкил итә.
“Слак”, “Агнрофирма”, “Линда” җәмгыятьләрендә, Исмәгыйль Хөснетдиновның һәм Денис Шаховның, Николай Петров, Руфия Галиева, Валера Соловьев, Алексей Гришанинның крестьян-фермер хуҗалыкларында иген культураларын урып-җыю оешканлык белән бара, аерым басуларда гектарыннан 28-30 центнер уңыш алына.
Урып-җыю белән бергә район аграрийлары җирне туңга сөрү, уҗым култьтуралары чәчү белән дә мәшгуль.
Фотода сулдан уңга: Дионисий Иванов, Александр белән Денис Шаховлар.