Барлык яңалыклар
Новости
24 август 2018, 11:17

Күңел әрнүе яки нигә без туган шәһәребезне шулкадәр яратмыйбыз?

Нигә?.. Нигә без туган шәһәребезне шулкадәр яратмыйбыз икән?! . Бүген иртә таңнан шушы сорау йөрәгемә, бөтен калебемә тынгылык бирми, билгесез төнге “язучыга” ачу белән тулышкан үземне кая куярга да белмим. Сез нәрсә турында дисезме? Менә нәрсә хакында.

Мин гомер буе Пионер урамыннан эшкә җәяү йөрим. Иртәнге матурлыкка, тырыш шәһәр кешеләре үстергән чәчәкләргә, заманча материаллар белән яңартылган һәм яңа салынган йортларга сокланам, бихисап сынаулар сынаса да, гомернең берни белән дә чагыштырмаслык гүзәллеген, кадеренең тирәнлеген тоям. Быел җәй шәһәр урамнары юлларының яңартылуына, “Парк” торак комплексының үсеп чыгуына шатланам. Боларның барсын да, әле мин санамаган сансыз яхшылыкларны, күркәм эшләрне, изге гамәлләрне туган җирен, туган шәһәрен яраткан якты күңелле шәһәрдәшләребез башкара.
Туганнарым Санкт-Петербургта яшиләр. Әйе, андагы зәвык, уңайлыклар, истәлекле урыннар белән Бәләбәйне чагыштырып булмый, әлбәттә. Аның каравы, монда бигрәк бар нәрсә дә тәмле, икмәк, ит, бал, сөт продуктлары, Башкортстан җирендә үстерелгән яшелчә һ.б. ашап туйгысыз, дип мактый, күчтәнәчкә алып китә алар. Уйлап карасаң, бәләкәй шәһәрнең уңай яклары, тормышның якты яклары бик күп аның.
Җыеп кына әйткәндә, туган шәһәреңне яратмау, һәр таңда аңа, тирә-юньдәгеләргә изге теләкләр теләп уянмау мөмкин түгел. Бүген дә бик теләп эшкә җыендым, яхшы кәеф белән тыкрыктан чыгып киләм. Ни күрим: каршыдагы “Кызылармеец” автобус тукталышына төнлә ат башы кызыл хәрефләр белән “Белебей х..” дип язып куйганнар! (Каләмемнең хәтта ул сүзне тутырып язасы килми). Эсселе- суыклы булып киттем, кайсы кабәхәтенең эше икән инде бу?! Нинди уйлар уйлап, нинди кыяфәттә, ихахайлап көлепме, ләззәтенә чыдаша алмыйча яздымы икән ул бәндә дигәнең? Болай дип язу өчен күңелеңдә (әгәр ул булса) ничаклы нәфрәт йөртергә мөмкин икән?! Туган шәһәреңне, аның кешеләрен мыскыл итү, йөзләренә төкерү бит бу, ә тагын үзеңнең түбәнлегеңә, әхлаксызлыгыңа һәйкәл кою. Бәләбәйне шулкадәр яратмагач, нигә монда яшисең, нигә аның һавасын сулыйсың, суын эчәсең дип сорыйсы килә шундый адәм актыкларыннан. Ә син үзең аның чәчкә атуы өчен нәрсә эшләдең соң дип сорыйсы килә.
Юк, мин бездә барсы да ал да гөл дип әйтергә җыенмыйм, күзгә күренгән һәм күренмәгән кимчелекләр, бюрократлык, гаделсезлекләр әхлакый кыйммәтләрнең югала баруы, акчага табыну, эшсезлек, эчкечелек, юл һәлакәтләре, җинаятьчелек, ярлылар һәм байлар... Болар әллә кайда, Каф тау артында түгел, бездә дә тамыр җәйгән, үз эшен эшли. Әмма барсы да үзебездән, тик үзебездән тора. Уйлан, Кеше туганым. Туган шәһәреңне ихтирам ит һәм ярат!
P.S. Эштән кайтканчы ул язу торса, өстеннән ак буяу белән буярга туры килә инде. Ә, бәлки, берәр битараф булмаган кеше буяп та куяр?Өметләнәм.
P.S. Өметем акланмады. Санкт-Петербургтан кайткан туганым белән, баллончик сатып алып, үзебезгә буярга туры килде. Бездә мондый хәл юк дигән аның алдында оялдым.
Зәйфә Салихова
Читайте нас: