Һәр бите зәвык белән бизәлгән, лирик заставкалар куелган җыентык Бәләбәй мәгълүмат үзәге типографиясендә басылган. Күләме – 120 бит, тиражы – 250 данә.
Бу китап – авторның күпьеллык иҗади хезмәт җимеше. Аңа кыска һәм озын шигырьләр, позмалар, робагыйлар кергән. Һәрвакыттагыча, иҗаты туган ягын, кешеләрне, әниләрне сөю-ярату белән сугарылган шагыйрәнең һәр әсәре җанлы, ихлас, образлы. Һәрбесен укыган саен укыйсы гына килеп тора. Автор яңа жанрда – робагыйлар иҗат итүдә дә көчен сынап караган.”Мин күренекле Гомәр Хәям дә, “Робагыйлар бакчасы” дигән матур китабына 800 кыска шигырь туплаган татар язучысы Гарифҗан Мөхәмәтшин да түгел, әмма бүгенге тормыш сулышын, кайбер күңел хисләрен кәгазьгә төшерүне йөрәк шулай таләп итә”, – дип яза ул. Һәм күбрәк “сүз боткасы” пешергән заманда, шагыйрәнең бөтен әйтер сүзләрен, хис-тойгыларын дүртьюллыкларга гына салып, күңелләргә үтеп керерлек итеп бирә белүе – үз зур маһирлык, осталык. Түбәндәге юлларны укыган һәркемдә яхшырак, матуррак булу теләге уяначагына иманым камил.
Үзең белеп, тоеп яшисеңме икән,
Нинди матурсың син, Кеше туганым!
Синең хакта йөрәк сүзе язудан
Һич кенә дә юк ул минем туйганым.
Яшәешебезнең күңелсез яклары нечкә күңелле шагыйрәне ачындыра, йөрәген телгәли.
Авыр сугыш чорында да бер мәктәп ябылмаган.
Ул җинаятьне эшләргә беркем кулы бармаган.
Авыллар кояшы сүнде –мәктәпләр ябык бүген.
Кара болытлар каплаган авылның зәңгәр күген.
Яшәүгә, туган ягына, туган халкына, туган теленә гашыйк шагыйрә шигъри сүзе, шигырь көче белән дөньяны әхлаксызлыктан, гаделсезлектән, һәртөрле начарлыктан араларга, арындырырга омтыла, кечкенә баланы кочагына сыендырып җылыткандай, дөньяның үзен җылытырга тели. Дөнья – ул синең белән мин, безнең һәркайсыбыз, димәк, аны гүзәлрәк итү һәркемебезгә бәйле. Зәйфә Миргазиян кызының “Җылытасым килә дөньяны” китабын кулына алган һәркемнең дөнья агышы,тормыш асылы турында кабат-кабат уйланып, өметләнеп һәм ышанып, күңелен нурландырып, шушы изге теләккә кушылмый калмаячагына иманым камил...