Новости
9 Сентября 2018, 16:18

Җаваплылык тоеп

– Безнең 1231 нче сайлау участогы буенча 481 сайлаучы теркәлгән. Көндезге сәгать 12гә сайлаучыларның 50 проценты тавыш бирде, – дип хәбәр итте телефон аша участок рәисе Салават Юлаев. – Һәрвакыттагыча, бу юлы да Минсылу Юлаева үз тавышын бирергә беренче булып килде. Ул хезмәт ветераны, 14 яшеннән алып хаклы ялга чыкканчы Әзәкәй сөтчелек фермасында эшләде, җиде бала тәрбияләп үстерде.

Кызганычка каршы, авыл биләмәсе халкы картая, бүген анда беренче тапкыр тавыш бирүче бер генә кеше дә булмаган. Ә менә өлкән буын вәкилләре Рәҗәп Мусина белән Рабига Гыйльметдинованы сайлауга җаваплылык тойгысы алып килгән, алар депутатларга киләчәктә уңышлы эшләүләрен телиләр, җирдә тик тынычлык булсын, пенсия вакытында килеп торсын, диләр.
Тузлыкуш авыл советы авыл биләмәсендә сигез торак пункты урнашкан, шуңа күрә сайлаучыларны участокка автобус белән алып килү оештырылган. Аны Бәләбәй шәһәре башкорт гимназия-интернаты хакимияте биргән. Шулай да, олы яшьтә булуларына карамастан, Ирек авылыннан Хабибуллиннар үзләре участокка килеп тавыш бирүне хуп күргәннәр (югыйсә олы кешеләргә, инвалидларга, авыруларга мондый мөмкинлек бар). Әйткәндәй, Флюра Харис кызы белән Рәвил Нигъмәтулла улы, шулай ук Рабига Гыйләҗетдин кызы белән Фәүзел Хаҗинур улы Хабибуллиннар бервакытта да сайлауга килмичә калмый. Русия Федерациясе гражданины үзенең гражданлык бурычын үтәргә бурычлы, дип исәпли алар.
Бу көнне сайлаучыларны Бәләбәй шәһәренең 1 нче поликлникасыннан табиблар И. Сәлимгәрәев белән И. Галимова кабул иткәннәр. Ә шәхси эшкуар Эльвира Самикова буфет оештырган.
Читайте нас