Аны ачканда канунияттә карлаган бөтен сайлау процедуралары төгәл үтәлде. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгырады, җаваплы кешеләр урналарны ачты, участок сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучыларның исемлекләре китапларын алды һәм уз урыннарына утырды.
Монда хәвефсезлек мәсьәләләрнеңә зур игътибар бирелгән. Хокук саклау органнары дежурда тора. Тавыш бирү барышын партияләрдән теркәлгән кандидатларның партияләреннән һәм җәмәгәть берләшмәләреннән күзәтүчеләр күзәтәчәк.
Тавыш бирү 20 сәгатькә кадәр бара, димәк, әлеге микрорайонда яшәүчләрнең барсы да үз хокукларыннан – килергә һәм тавыш бирергә – файдалана алачак.
1184 нче участокта беренче сайлаучы – хезмәт ветераны Надежда Ларионова.
– Мин үзең өчен, киләчәгең өчен тавыш бирү – Русия Федерациясе гражданиның бурычы, дип саныйм. Соңыннан кемнедер нәрсәдер эшләмәде дип гаепләмәс өчен һәркем үзе сайларга тиеш, – диде ветеран.
Традиция буенча, беренче тавыш биреүче, шулай ук иң яшь һәм иң өлкән яштьтәге сайлаучы бүләк ала. Аны Надежда Петровна алды да – сайлау участогы рәисе Наил Латыйпов беренче с айлаучыга торт бүләк итте.