Барлык яңалыклар
Новости
9 сентябрь 2018, 21:05

Иң башта – тавыш бирергә!

Көн аяз, көзге мәшәкатьләр күп булуга карамастан, мәтәүбашлылар иң башта гражданлык бурычын үтәргә – 1232 нче сайлау участогына тавыш бирергә ашыкты.

Көн аяз, көзге мәшәкатьләр күп булуга карамастан, мәтәүбашлылар иң башта гражданлык бурычын үтәргә – 1232 нче сайлау участогына тавыш бирергә ашыкты.
Барлык сайлау процедуралары үтәлеп, сәгать иртәнге сигездә ачылган участокка иң тәүге булып Әхлис Силибаев килде. Ул авыл мәктәбендә каравылчы булып эшли, әлеге җитди кампаниягә, эшенә кебек үк, җаваплы карый.
Мәтәүбаш авылында 70 яшьлек юбилее нәкь шушы көнгә туры килгән сайлаучы да бар. Ул – Лиза Рәхмәтуллина. Туган як үзенә тарта шул – тамырлары моннан булганга, Лиза Әхмәт кызы хаклы ялга чыккач, Ташкенттан кайтып, Аккаен авылына урнашкан. Участок сайлау комиссиясе рәисе Игорь Борисов, изге теләкләр теләп, аңа бүләк тапшырды.
Тол сугыш һәм хезмәт ветераны Фазыльянова Сәвия Нәсхетдин кызы – иң өлкән яшьтәге сайлаучы, аңа 101 яшь! Тавыш бирү хокукыннан файдалана алсын өчен комиссия әгъзалары аның өенә барды.
Мәтәүбаш авыл биләмәсе территориясендә тагын Акбасар һәм Аккаен авыллары урнашкан. Бу авылларда яшәүчеләр дә тавыш бирү хокукын үтәүдән читтә калмадылар – сәгать 11 дә комиссия әгъзалары мәктәп автобусы белән – Акбасарга, ә сәгать 12дә Аккаенга барды. Авыллар халкы, сайлауда катнашып, якты уйлар белән, бары тик яхшылыкка, иминлеккә өмет итеп, булачак депутатларга ышаныч белдерде.
– Иртәнге якта сайлаучылар байтак булган иде, көндез азайдылар, ә кичкә тагын килүчеләр байтак, – ди участок сайлау комиссиясе әгъзасы Альбина Галимова.
Зәйфә Салихова
#Выбирай Башкортостан
Читайте нас: