– Мин “Аклан” микрорайонында яшим, олы яшьтәмен, җәяү йөрү авыр, шуңа Бәләбәй шәһәренең 17 нче мәктәбендә урнашкан сайлау участогына машинада килдем. Үз гомеремдә бер мәртәбә дә сайлауны калдырганым булмады. Кемдер читтән килеп т тормышыбызны яхшыртмаячак, ил киләчәге өчен һәрберебез җаваплы. Безнең белән, безнең арада яшәгән депутатларны сайлыйбыз. Сайлангач алар үз сүзләрендә торсын, вәгъдәләрен онытмасын иде.