– Ә иртән, сәгать сигездә сайлау участогы эшен башлаганда, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгырады, музыка көне буе тынмаячак – ди участок сайлау комиссиясе рәисе Гузәл Латыйпова. – Сайлаучылар иртәнге якта күп булды, алар үз гражданлык бурычыңны үтәүгә – килеп, үз тавышыңны бирүгә җаваплы карыйлар. Башта сайлау, аннары инде бәрәңге казырга да була.
Биредә барысы да тәртип, бернинди ыгы-зыгы юк, сизелеп, күренеп тора: килгән һәркемнең уйлары якты, ниятләре яхшы. Һәркем күңелендә бурыч, намус, ышаныч.
– Сайлаучыларга карата ихтирам, игътибар эшебез үзәгендә, – дип дәвам итә сүзен рәис. – Ике әбекәй такси белән килгәннәр иде. Горгаздан машина дежурда тора, бер әбине шул машина белән өенә илтеп куйдык.
Кергән якта фельдшер Екатерина Викторовна теләгәннәрнең басымын үлчи. Ә андыйлар бармы, дигән соравыма, әлбәттә, бар, үлчәтәләр, дип җавап бирә ул, елмаеп.
Бәләбәй муниципаль районының почетлы гражданины Шамил Галимов:
– Сайлау хокугы алганнан башлап бер генә сайлауда да катнашмыйча калганым юк. Кемне сайларга икәнемне алдан ук белеп, ышанып киләм. Килмәгән кешеләргә аптырыйм. Киләчәк үз кулыбызда, тормышның яхшы булуы үзебездән тора, – ди.
Яшьрәк буыннан Ләлә белән Азамат Әхмәтгалиевлар быел беренче класска барган кызларын да алып килгәннәр.
– Сайлауга килмичә калганыбыз юк, балалар да күреп,белеп үссеннәр дип, кызыбызны да алып килдек. Без бит Русия Федерациясе гражданнары, сайлауда катнашуны намус эше дип саныйбыз.
Педагогик хезмәт ветераны Найлә Коновалова:
– Ирем әле эштә, тиздән ул да киләчәк. Сайлауга килмәү турында сүз дә булырга тиеш түгел. Мин бәйрәмгә килгән кебек киләм. Безгә аһ-зар белмиичә, шатланып яшәргә кирәк, тормышыбыз шундый әйбәт, менә шәһәрдә юлларны яңарттылар, магазиннарда җаның ни тели, шул бар. Республикабыз, илебез чәчәк атсын, җирдә мәңге тынычлык булсын.