– Күптән түгел Алексеевка авылында балалар уен мәйданы ачылышы булды, – дип хәбәр итте ”БХ”га эшләр идарәчесе Эльза Бәдретдинова. Бу вакыйганы балалар да, әти-әниләр дә түземсезлек белән көтеп алды. Авыл биләмәсе хакимияте тәкъдим белән чыкты, ә яшәүчеләр хуплады. Алар кирәк кадәр сумманы җыйды, төзелештә кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтте. Агач һәм тимер конструкцияләрне, мәсәлән, алтын куллы осталар Владимир Ермолаев белән Василий Михайлов эшләде.
Шулай ук Кирилловка авылының Үзәк урамында юлга вак таш салынган. Бу эшләрне башкарырга акчаның бер өлешен урындагы хакимият бүлгән, республика бюджетыннан акча файдаланылган. Юлларны яңарту эшен “Приют промысел юлларын тоту идарәлеге” башкарган.